Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Күп йоклау сәламәтлеккә зарарлы?

Хуажонг университеты хезмәткәрләре 60 яшьтән өлкәнрәк 30000 кешенең сәламәтлеген алты ел дәвамында күзәтеп барган, дип яза “The Daily Mail”.

Тикшеренүләр нәтиҗәсеннән чыгып, университет галимнәре көндез йоклауның организмга тискәре тәэсире барлыгын ачыклаган.

Дөресрәге, көндез 1.5 сәгаттән артык йоклау тора-бара инсультка китерергә мөмкин икән. Шулай ук төнге йокы тугыз сәгатьтән артса да инсультка тару ихтималлыгы 25 процентка арта, диләр.

Галимнәр фикеренчә, сигез сәгатьтән артык йоклау кан әйләнешенә зыян сала, тромб барлыкка килүгә сәбәпче була.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса