Көзге мәшәкатьләр. Бакчачыга киңәшләр
Көзен түтәлләрне «бушаттык» та бетте түгел, бакчада башкарасы эшләр бихисап. Киләсе елга да яхшы уңыш алыйм дисәң, кышка кадәр өлгереп калырга кирәк.
Ниләр чәчәргә?
Кайбер бакча үсемлекләрен иртә көздә үк утырталар. Сентябрьдә һәм октябрь башында көннәрнең җылы торуы нәтиҗәсендә үсемлекләр тамыр җибәреп, бераз ныгып кала. Язын исә беренче уңышны да җыеп алырга була. Түбәндәге тәмләткечләрне көзен утыртып калдырыгыз:
• сарымсак
• кара суган
• кузгалак
• яфрак-петрушка
• укроп
• кишер
• чөгендер
Халык сынамышлары буенча сарымсакны 14 октябрьгә кадәр утыртып калырга кирәк.
Көзен яшелчәләрне утыртыр алдыннан туфракка ашлама кертергә һәм җирне яхшылап казып, күпертеп чыгарга кирәк. Көзге чәчүдән соң көннәр озакка салкынайтып җибәрсә дә курыкмагыз, салкында шытымнар ныгып кына китә. Көзге чәчүләрне башкару өчен иң яхшы температура – 2-3 градус җылылык.
Чәчәкләр
Көз көне кайбер чәчәкләрне дә утыртып калдырырга була. Язын җылы көннәр башлану белән алар чәчәк тә атачак. Гадәттә, суганчадан үсә торган чәчәкләр моның өчен яхшы. Нәркис, мускари, лалә, крокус һәм пушкиния кояшлы урыннарны ярата. Сентябрь башыннан алып октябрь ахырына кадәр аларны утырту өчен иң әйбәт вакыт санала.
Кышка кергәнче пион, ирис, флокс та утыртып калдыра аласыз. Аларны сентябрьнең беренче көннәрендә утырталар, яннарына рудбекия, лаванда, ромашка һәм канәфер дә килешә, боларын инде шул ук айның икенче ункөнлегендә утыртырга ярый.
Агачлар
Алмагачны көзен утыртканда ул яңа урынга тиз ияләшә. Әлбәттә, корткыч бөҗәкләр килеп чыкканда, аларны агуларга кирәклеген онытмагыз. Бу агачның тамырлары көчле, ул туфрактан дымны үзе дә таба ала. Груша да шундый ук үзенчәлеккә ия. Бу агачларны көздән утыртуның өстенлеге – алар язга кадәр тамыр системасын ныгытып кала.
Слива агачы да көзен утыртыла. Аны алдан яхшылап әзерләнгән туфракка утыртырга кирәк. Ашламаны җиде елга исәпләп салуың яхшы.
Чөнки туклыклы матдәләр җитмәсә, агач корырга мөмкин, җимешләрен әз бирүе дә бар.
Яшелчәләр
Көзен чәчелүче кайбер төр яшелчәләр артык тәрбия сорамый. Шуңа да аларны курыкмыйча утыртып калдырырга була.
Вак суган
Көздән чәчәр өчен вак суганның иң вагын – 0,8-10 миллиметрлысын алырга кирәк. Аны төпләр арасында 4-5 см, ә түтәлләр арасында 12 см ара калдырып утырталар. Чәчү вакыты – сентябрь ахыры, октябрь башы.
Башлы суган
Җәен суган кыягы алу өчен ваграк башлы суганның эресен утырталар. Өлгереп җиткән суган 3-4 см зурлыкта, ә кыяклары йомшак һәм сусыл булачак.
Бу төр суганны салкыннар башланганчы якынча ике атна кала утырту киңәш ителә. Аның тамыры ныгып калса, тик кыяклары шытып чыгарга өлгермәсә әйбәт.
Туфракка суганны якынча 4-5 см тирәнлеккә төртәләр, аннары 10 см калынлыкта торф яки черемәдән торган катлам салына. Шулай иткәндә, аңа су сибеп торасы булмый.
Сарымсак
Сарымсакның кышкы сортларын сентябрьнең икенче яртысында яки октябрь башында утыртырга кирәк. Моның өчен сарымсакның эре тырнакларын алалар, андый орлыктан эре сарымсак җитешә.
Орлыкны араларында 15-20 см калдырып, якынча 4-5 см тирәнлектә төртәләр һәм торф яки черемә белән каплыйлар, иртә язда бу катламны алып ташлыйлар.
Кишер
Кишерне салкыннар башланганчы ике атна кала, һава җылылыгы 2-3 градус булган вакытта чәчәләр. Орлыкны күбрәк алырга кирәк, чөнки аларның бер өлеше шытып чыкмаска да мөмкин.
Редис
Яшелчәнең бу төре көздән утыртуны ярата. Иң яхшы вакыт – ноябрь башы, шулай иткәндә апрель уртасы яки ахырына уңыш алырга да була. Яз соңрак килсә, уңыш май аенда өлгерәчәк.
Яфрак-петрушка
Петрушканы октябрь яки ноябрь айларында, салкыннар якынлашкач чәчәләр. Яфрак-петрушка салкынга шактый чыдам саналса да, 2-3 градус җылыда шытып чыга да башлый. Шуңа күрә аны язга кадәр үсеп китмәслек итеп, вакытын дөрес сайлап чәчәләр.
Фото: www.ogorod.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа