Помидор һәм бәрәңге сабагын кая куярга? Компостка салырга ярамый...
Чынлыкта, вариантлары күп.
Дөресрәге, компостка бу сабакларны салырга ярый, тик ким дигәндә, өч сезоннан соң гына кулланырга мөмкин - бу вакыт эчендә үлем китерүче гөмбә үләчәк. Үзегез аңлыйсыздыр, 5 чиләк компост өчен өч ел көтәргә кулай түгел. Тик көздән помидор сабагы күп була, алардан арынырга кирәк булачак. Нишләтергә аны?
Помидор
- Аз кем белә, әмма помидорның яшел сабагы - бик яхшы антисептик. Аны дача бәдрәфенең чокырына салырга һәм корылмадан чыккан күңелсез исләрдән озакка арынырга мөмкин.
- Томатлар сабагы салонинга ия, ә бу күп кенә корткычларга агу. Бакчадагы куаклар һәм агачларны корткычлардан помидор сабагы төнәтмәсе ярдәмендә коткарырга була. Тлә, кырмыска, огневка, кишер һәм суган чебене, суалчаннар — барысы да агулы сиптерүләргә түзә алмый. Кайнатма болай әзерләнә: 4 кг сабакка 10 литр су агызып, ярты сәгать кайнатырга. Шуннан соң аны сөзәргә, кайнатмага 1:4 күләмендә су агызырга һәм 40 грамм сыек сабын өстәргә. Иң уңайлысы, мондый кайнатма 6 айга кадәр саклана — хәтта киләсе елга, язын да кулланырга мөмкин.
- Томатлар сабагын ваклап туфракка кышка салырга мөмкин. Моны сәламәт, зыян күрмәгән сабак һәм үсемлек яфраклары белән генә эшләргә кирәк. Киләчәккә: җәен, пасынок үсентеләрен өзү процедурасыннан соң, томат сабакларын азотка бай яшел ашлама әзерләүгә тотарга мөмкин.
- Томат сабакларын яндырырга да мөмкин. Әйе-әйе, томатлы сабактан көл агач көленнән начаррак түгел. Аны озак сакларга да була.
- Помидор сабагын мульчирлаштыру өчен кулланырга ярый, аны кимерүчеләр яратмый.
⠀
Бәрәңге
- Бәрәңге сабакларыннан көл помидорныкы кебек файдалы.
- Компост. Шулай ук, өч елдан да иртәрәк кулланырга ярамый. Бәрәңге һәм помидор сабаклары өчен аерым урын әзерләргә, сабакларны туфрак белән кушарга һәм һәр катламны фитофтордан зарарсызландыру өчен бакыр купорос эремәсе (2-3 ст л.су чиләкләренә) белән сиптерергә.
- Бәрәңгенең агуы помидорның яфракларыныкы кебек антисептик. Сәламәт сабакларын алып 600 грамм яңа сабакка 5 литр су кирәк булачак. 5 сәгать дәвамында төнәтергә. Сиптерер алдыннан эретмәгә кер сабыны өстәргә кирәк. Бәрәңге сабагының агуы җимешләрдә җыелмый, җиләк-җимешне куркынычсыз, ашарга ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа