Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сез салкыннарга әзерме? Сәламәтлек әлифбасын укыгыз

Көзен күпләрнең иммунитеты какшый башлап, алар авыруларга тизрәк бирешә. Организм ныгысын һәм иммунитет яхшырсын өчен гади, әмма бик мөһим киңәшләрне истә тотарга кирәк.

Кешегә авыру тын-һава юллары аша йога. Бактерия яки вирус борын куышлыгының лайлалы тышчасына утыра, шуннан организмга үтеп керә.

Димәк, салкын тиеп авырудан саклану өчен, беренче чиратта, борын куышлыгын сакларга кирәк. Моның өчен борын юлларына «Оксолин» мазе яки интерферон нигезендә эшләнгән мазь сөртегез. Аны һәр өч сәгать саен яңартып торыгыз. Аның алдыннан борынны тозлы су белән юыгыз.

Кулларыгызны сабынлап юыгыз. Көненә берничә тапкыр тозлы су белән танавыгызны юыгыз. Моның өчен даруханәдән махсус спрейлар сатып алсагыз да була.

Лимон белән чәй эчү микробларга һәм салкын тиюгә каршы яхшы. Әгәр хәлсезлек, тамагыгыз авыртуын сизә башлагансыз икән, лимон суын чәйгә сыгып эчәргә киңәш ителә.

Мәтрүшкәле үлән чәйләре һәм сарымсак иммунитетны ныгыта. Көненә бер-ике тырнак сарымсак ашап куйсагыз, иммунитетыгыз артачак. Шулай ук лимон салынган су белән тамак чайкатырга була.

15-20 тамчы женьшень төнәтмәсе эчәргә мөмкин.

 

Вируслар кеше күп булган урыннарда үрчи. Авыру таралган вакытта сәүдә үзәкләренә йөрергә тырышмагыз. Эшкә, мәктәпкә, балалар бакчасына барганда кулъяулыгыгызга лаванда һәм башка эфир майлары сылагыз.

 

Әгәр авыруга дучар булсагыз, нишләргә?

Тамакны чайкатырга кирәк. Моның өчен шалфей төнәтмәсе куллану яхшы. Аңа 0,5 литр кайнар су салып, 20 минутка караңгы урынга каплап куярга кирәк. Файдасы күбрәк булсын өчен диңгез тозы салсагыз да була.

Эвкалипт, розмарин, шалфей, лимон, ромашка эфир майлары белән ингаляция эшләү дә файдага.

2-3 сәгать саен танауга алоэ суты салыгыз.

Бөтнек, карлыган яисә аның яфракларын салып, кура җиләге белән чәй эчегез.

 

Ванналар ярдәм итә

Салкын тиюдән төрле ванналар да ярдәмгә килә. Мисал өчен, цитруслы җиләк-җимешләр кулланып ванна керү җиңеллек китерә. 100-150 грамм чамасы әфлисун (лимон, мандарин) тышын вак итеп турарга һәм ярты сәгать 1 литр кайнар суда тотарга кирәк.

3 грейпфрут һәм 3 әфлисунның сутын сыгарга. Калган җирен марляга урап суга салырга.

5-6 лимонның тышларын әрчеми генә турарга һәм бер сәгать чамасы кайнар суда төнәтергә. Калган лимонны марля аша ваннага сыгарга һәм берничә аш кашыгы бал өстәргә.

Мондый ванналар көзге салкын тиюдән нәтиҗәле санала. Ванна кан йөрешен яхшырта, тән тиреләрен ныгыта, йомшарта. Процедураларны атнасына ике тапкыр 10-15 минут чамасы эшләргә киңәш ителә. Цитрус ванналары кәефне күтәрү һәм депрессиядән чыгуга да яхшы чара.

 

Иммунитетны ныгытабыз

  • · Гөлҗимеш төнәтмәсе эчү файдалы. Әмма шуны истә тотарга кирәк, С витаминына бай эчемлек организмнан калийны чыгара, шуңа да аны эчкәннән соң йөзем, күрәгә, банан ашарга кирәк. Төнәтмә ясау өчен киптерелгән ике аш кашыгы гөлҗимеш өстенә бер литр кайнар су агызып, төнгә термоста калдырырга. Ике-өч атна эчкәннән соң, бер ай тәнәфес ясарга.
  • · Шикәрне балга алыштырыгыз. Бал кушылган әлеге рецептны ясау җиңел. 200 грамм күрәгә, 200 грамм йөзем, 200 грамм әстерхан чикләвеге, 200 грамм караҗимеш һәм бер лимонны иттарткыч аша чыгарырга, өч аш кашыгы бал кушарга. Иртән берәр чәй кашыгы ашарга.
  • · Салат һәм ашка сарымсак салырга тырышыгыз.
  • · Кишер ашау да сәламәтлекне ныгыта. Ул каротинга бай, канны чистарта, организмнан токсиннарны чыгара, матдәләр алмашын яхшырта. Кишерне бигрәк тә яшел алма белән ашарга кирәк. Каротин яхшырак үзләштерелсен өчен кишерне каймак белән ашагыз.
  • · Атнага ике тапкыр кызыл балык ашауның файдалы булуын онытмагыз. Балык баш мие эшчәнлеген яхшырта, кан тамырларын, нерв тукымасын ныгыта.
  • · Атнага ике тапкыр 20-30 грамм чикләвек ашагыз.
  • · Салатка зәйтүн мае салыгыз. Ул эчәклек тышчасын ныгыта.

 

Тәмсез, әмма файдалы рецепт

Әлеге катнашма иң көчле ютәлне дә бетерергә сәләтле. Аны бронхит, ларингит, хәтта трахеитны дәвалаганда да кулланалар.

1 стакан сөт кайнатыгыз. Шуңа 1 аш кашыгы атланмай һәм 1 аш кашыгы бал салыгыз. Аерым савытта йомырка сарысына бал калагының очы белән чәй содасы салып, яхшылап болгатыгыз. Шуннан ике катнашманы бергә кушыгыз. Тәме бик үк түгел, ә менә файдасы зур.

 

Лайфхак

Томаудан сарымсак ярдәмгә килер. Әмма аны ашарга түгел, иснәргә кирәк. Сарымсакның уртасындагы сабагын шәм кебек яндырып сүндерегез һәм төтенен иснәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса