Ташкабактан «көймәләр» рецепты
Бу ризык менә дигән гарнир йә җиңелчә кичке аш.
Аларны сыр белән дә, ансыз да пешерергә мөмкин.
Ингредиентлар:
- 3 ташкабак⠀⠀
- 1 суган
- 2 тырнак сарымсак
- 2 помидор
- 1 чәй кашыгы петрушка
- Үсемлек мае
- Тәменчә тоз һәм борыч
- 50 гр. уылган сыр (пармезан булса тагын да яхшы)
Эш барышы:
- Ташкабакларны юып киптергәннән соң урталай ярып кашык белән эчен алырга.
- Суган белән сарымсакны вак кына итеп турап әз генә май салынган табада кыздырырга.
- Аерым савытта туралган ташкабак эчлеген кыздырылган сарымсак һәм суган белән болгатырга.
- Помидорларның тышын салдырып, вак кына итеп турап яшелчәләргә кушарга, тоз, борыч, петрушка өстәргә.
- «Көймә»ләргә шул эчлекне тутырып майлы табага тезәргә, сыр сибәргә.
- 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 30-40 минут тотарга.
Ашыгыз тәмле булсын!
Чыганак: syuyumbike.ru
Фото чыганагы: Pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа