Бакчачылар водород перекисен киңәш итә
Перекись туфракны кислород белән баета, аны әчетә, патоген бактерияләрне үтерә һәм үсемлекләргә туклыклы матдәләрне тизрәк үзләштерергә мөмкинлек бирә.
Орлык өчен ⠀
Перекись бактерияләрне һәм гөмбәләрне юк итә. ⠀
Орлыкны агулау өчен, аларны 10%лы эремәдә 15-20 минут тотыгыз. Аннан чиста су белән чайкап һәм киптерегез. ⠀
Үсүне стимуллаштыру өчен
500 мл суга 1 аш кашыгы 3%лы перекись өстәп, орлыкны 12 сәгатькә шул эремәгә салыгыз, каты орлыклар өчен – 1 тәүлеккә. Чәчү материалы тоныкланмасын өчен, һәр 4 сәгать саен растворны алыштырырга кирәк. ⠀
Металл савытларны кулланырга ярамый, чөнки металл оксидлаша. ⠀
Үсентедәге гөмбә өчен⠀
Үсентеләр еш кына тамырларындагы кара черектән җәфа чигә. ⠀
Авыру үсентене табып, аны шунда ук бетерегез, ә калган шытымнарны эретмә белән сиптерегез: 1 аш кашыгы перекисьны 1 литр суга. Аннары һәр 1-2 атна саен утыртканчыга кадәр, бу ныгытучы эремәне тамырлары астына сибегез. ⠀
Чыбыкча өчен⠀
Кислород белән тулыландыру нәтиҗәсендә алар тизрәк үсә башлаячак һәм черүдән сакланачак, ә киләчәктә аларда тамыр җәю проблемасы булмаячак.
Эремә: 1 л суга 1 чәй кашыгы перекись өстәргә һәм бу эремәле савытта чыбыкчаларны 1 тәүлек тотарга. Соңыннан аларны киптерергә кирәк. ⠀
Тукландыру ⠀
Перекись туфрак сыйфатын яхшырта һәм үсемлекләрнең туклыклы матдәләр үзләштерүгә сәләтен арттыра. Моның өчен ашлама керткәнче бер-ике көн кала түтәлләрне 4-6 аш кашыгы перекись белән бер чиләк су сибәргә кирәк. Кыяр, помидор һәм башка бик күп культуралар өчен перекись кулланырга мөмкин. ⠀
Корткычлардан һәм авырулардан саклау өчен ⠀
Башка шундый чаралар сыман, бу эремә куллану ешрак проблема башланганда ук нәтиҗәле. Үсемлекләрне водород перекисе белән сиптерергә мөмкин бу чирләргә каршы: фитофороз - 1 чиләк суга 2 аш кашыгы перекись, 4 аш кашыгы йод өстәргә була; онлы чыктан һәм бактериаль черектән - 1 литр суга 8 аш кашыгы; тлә, щитовка, онлы суалчанга каршы - 1 чиләк суга 3 аш кашыгы, 2 аш кашыгы спирт һәм 100 г. кер сабыны кырып өстәлә. ⠀
Чәчәкләр өчен ⠀
Мондый эретмә туфракны кислород белән туендырачак һәм корешкаларга файдалы матдәләрне тизрәк сеңдерергә мөмкинлек бирәчәк. ⠀ Чүлмәктә күгәрек барлыкка килә торган бүлмә культуралары өчен аеруча файдалы. Чәчәкләргә су сибү рецепты: 20 мл водородны 1 л суга күчереп кую.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа