Кәбестә авырмасын дисәгез
Кәбестә төрле авыруларга яки бөҗәкләр һөҗүменә дучар булмасын дисәгез, түбәндәге чараны кулланып карарга мөмкин.
Аны әзерләү өчен 3 литр суга 1 аш калагы сыек сабын салынган катнашма ясыйбыз. Аны кәбестәнең бөҗәктән зыян күргән өлешләренә сибеп чыгабыз.
Кәбестә күчәнен кисеп алуга бер ай кала ааңа нашатырь спирты сибәргә кирәк.
Моның өчен 5 литр суга нашатырь спирты (40 мл), берничә аш кашыгы сыек сабын салырга кирәк. Мондый эшкәртүдән соң кәбестәгә бернинди корткыч куркыныч түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа