Гөбәдия пешерик әле!
Гади адымлап башкара торган гөбәдия рецепты.
Ингридиентлары:
Камыр:
- 1 стакан сөт;
- 5 аш кашыгы эретелгән атланмай;
- 1 аш кашыгы үсемлек мае;
- 2 аш кашыгы майонез;
- чеметеп кенә тоз;
- 1 бал кашыгы шикәр комы;
- 1 бал кашыгы коры чүпрә (кашык өслеге белән тигез генә булсын);
- кулдан төшеп бетәрлек итеп басарлык күләмдә он (чама белән 3 стакан). Шулай да камыр каты булмасын.
Эчлек:
- 1 стакан дөге;
- 1,5 стакан йөзем;
- 8 йомырка (безнең йомырка вак, шуңа күбрәк), эре булса, 5 данә;
- 2 пачка май (шуның 5 аш кашыгы камырга тотыла, 1 аш кашыгы май валчык ясарга калдырыла);
- 1 стакан тулыр-тулмас шикәр комы;
- йомырка өстенә сибәр өчен чеметеп кенә тоз;
- 250-300 г корт (табага карап алына).
Эш барышы:
- 1 стакан сөтне җылытабыз, аз гына тоз, шикәр комы, үсемлек мае, майонез, сыер мае, чүпрәне салып, камыр басабыз. Камырны сәгать, сәгать ярым күпертәбез.
- Кәстрүлгә су салып (дөгедән 3 тапкырга күбрәк), кайнатып чыгарабыз, тәменчә генә тоз салып, дөгене бүрттереп алабыз.
- Суга 1 аш кашыгы үсемлек мае салсаң, дөгене соңыннан юасы да булмый, тишекле чүмечкә салып, суытасы гына була.
- Яхшылап юылган йөземне дөге белән болгатабыз.
- Камырны куна тактасына төшереп, ике өлешкә бүләбез. Бер өлеше шактый зур, анысы – төбенә, берсе ярты уч кадәр генә, анысы – капкачына.
- Камырны уклау белән тәгәрәтеп җәябез.
- Табаны үсемлек мае белән майлап (туңмай да ярый, ул табаны бозмый), аскы якка дигән камырны җәеп салабыз.
- Камыр табаны тулысынча каплый, таба читеннән асылынып тормый.
- Камыр өстенә аз гына шикәр комы сибеп җибәрәбез, аннары корт җәябез, корт өстенә дә бер уч тирәсе шикәр комы сибелә.
- Аннары йөземле дөге салына.
- Дөге өстенә дә шикәр комы сибелә, бүлмә температурасында йомшарган май тезеп чыгыла.
- Дөге өстенә эре угычтан уылган йомырка салып, чеметеп кенә вак тоз сибәбелә.
- Капкачка дигән камырны җәеп, гөбәдия өстенә каплыйбыз, кырыйларын чеметеп ябыштырабыз.
- 1 аш кашыгы майга 2 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы онны салып, уч төбе белән уабыз.
- Валчыкны гөбәдия өстенә сибәбез дә, гөбәдияне күпертеп тә тормыйча, шунда ук кызу мичкә тыгабыз.
Фото чыганагы: Pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа