Әлмәт укытучылары “Наше время-Безнең заман” фестивалендә җиңү яулаган
30 ноябрьдә Казанда фестивальнең йомгаклау гала - концерты узды. Ул республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.
Анда катнашу өчен республиканың 41 муниципаль районыннан барлыгы 181 гариза бирелгән.
“Хореография, ансамбльләр” номинациясендә Максим Апраксин җитәкчелегендәге Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе педагоглары командасы уңышлы чыгыш ясап, 1 нче урынны яулаган.
Фото: ӘМР мәгариф идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа