Әлмәттә классика һәм джаз концерты узды
«Татнефть» компаниясе чакыруы буенча Әлмәтнең «Нефтьче» Мәдәният сараенда Россиянең һәм Абхазиянең халык артисткасы Хибла Герзмава һәм Яков Окунь җитәкчелегендәге трио концерты кабат узды.
Алар тамашачыларга «Классика һәм джаз» дигән программа тәкъдим иттеләр.
Эпидемиологик вәзгыять аркасында зал шыгрым тулы иде дип әйтеп булмый. Пандемия барыбызның да яшәешебезгә, эш-гамәлләребезгә шактый үзгәрешләр кертте. Сәнгать әһелләренә дә озак кына вакыт тамашачылар белән күзгә-күз очрашу мөмкинлеге булмады.
- Әлбәттә, без тик утырмадык, яңа программа әзерләдек, онлайн-концертларда да катнаштык. Әмма компьютер мониторы да, телевизор экраны да башкаручы белән тамашачылар арасындагы энергетиканы, җылылыкны җиткерми, тамашачылы концертны берни дә алыштыра алмый, шуңа күрә залны тулысынча тутырырга рөхсәт булмаса да, барыбер очрашулардан баш тартмыйбыз. Иң мөһиме - барыбыз да сау-сәламәт булыйк, ә вирус иртәме-соңмы барыбер китәчәк, - диде Хибла Герзмава.
Мәшһүр җырчының калабызга өченче тапкыр килүе булса да, аны тыңларга теләүчеләр шактый. Инде ике арада җылы мөнәсәбәтләр дә урнашкан. Концертны трио җитәкчесе, «Классика һәм джаз» программасына аранжировка эшләгән Яков Окунь Әлмәт тамашачыларына мәхәббәт хисләрен белдерүдән башлады. Без Әлмәтне бик яратабыз, шуңа күрә бирегә бик теләп киләбез, диде ул. Соңрак Хибла Герзмава да рәхмәтләрен белдерде. Аның фикеренчә, Әлмәттә үзенә күрә бер аура, залдан җылылык бөркелеп тора.
Һәр килүләрендә җырчы һәм музыкантлар яңа программа тәкъдим итәләр. Әлбәттә, тамашачылар яратып өлгергән Чайковский әсәрләрен дә репертуардан төшереп калдырмыйлар.
Быелгы концерт шартлыча өч блоктан торды. Беренче өлештә - Европа композиторлары әсәрләре булса, икенчесендә - рус һәм совет музыкасы һәм опера сәнгате үрнәкләре, өченчесендә исә - кино музыкасы.
Классика белән джаз синтезы тамашачыларда зур кызыксыну уята. Әлеге концерт белән коллектив академик музыка яратучыларның да, джаз тарафдарларының да күңелен күрде. Хибла Герзмаваның классик арияләрне, романсларны джаз стилендә башкаруы бөтенләй яңа яңгыраш алды. Һәрбер композициядә музыкантлар Макар Новиков (контрабас) һәм Артем Юрловның (бәрмә уен кораллары) соло партияләре башкарылды.
Өченче блокта Хибла Герзмава абхаз халык җырын да башкарды. «Абхазия - туган ягым, минем тамырларым шуннан, шуңа да концерт программасына туган телемдә дә җырлар кертергә тырышам, шушы җырым белән мин сезгә туган ягым җылысын, аның сәламнәрен җиткерәм», - диде җырчы.
Концерт тәмамлангач та алкышлар озак вакыт тынмый торды. Тамашачыларга рәхмәт белдереп, ул әнисенең яраткан җырын - Анна Герман репертуарыннан Евгений Птичкинның «Эхо любви» әсәрен башкарды.
Наилә ГАНИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа