Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Легкие крылья» урам театры әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары өчен мавыктыргыч программа әзерләде

Декабрь азагында тамашачыларны ике премьера көтә, ә яңа ел башында Әлмәт артистларына Санкт-Петербургның «Странствующие куклы господина Пэжо» труппасы кушылачак.

Тамашаларга 25 декабрьдә ике мәйданчыкта: Тельман урамында һәм Түбән Мактамада старт биреләчәк. Икенче көнне «Каракүз» скверында бәйрәм сезоны тантаналы төстә ачылачак. Анда «Полярная сказка» әкияте күрсәтеләчәк. «Легкие крылья» урам театры җитәкчесе Гөлназ Ханнанова әлеге спектакльнең төньяк халыклары турында булуын әйтте. Аның оригинальлеге - театр сәнгатенең берьюлы берничә жанрын берләштерүендә. Моннан тыш, сәхнәдә барган барлык хәрәкәтләрне артистлар сәхнә артында яңгыратачак, ә бу классик урам иҗаты кысаларыннан чыга. Әкияттә яктырту һәм тавыш өчен җавап бирүче Ришат Зарипов билгеләп үткәнчә, мондый ысул үз-үзен аклый. Ул тамашачыга спектакльне тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

«Полярная сказка» өлкәннәргә дә кызыклы булыр. Гөлназ Ханнанова фикеренчә, спектакльнең сюжеты төрле буын вәкилләрен мавыктырып, аны ахыргача карарга мәҗбүр итәргә сәләтле.

Агымдагы ел Әлмәт урам театры өчен үзенчәлекле булды. Төп труппа тәгаен формалашудан тыш, аның артистлары беренче тапкыр режиссура планында ирекле эш итә башлады. Тиздән алар тамашачылар хөкеменә клоунада жанрындагы премьера тәкъдим итәчәкләр, аны тулысынча «Легкие крылья» актерларының берсе Дмитрий Волков куйган. Спектакль «Пингвиннар» дип атала. Анда биш кошның сәяхәте бәян ителеп, төрле цирк номерлары, көлкеле хәлләргә тарулары күрсәтеләчәк. Дмитрий Волков пингвиннар сәяхәтен халыкка җиткерү идеясен Мәскәүнең «Высокие братья» клоун-труппасыннан алуын сөйләде. Һәрхәлдә, куелыш өчен костюмнар нәкъ менә алар үрнәге буенча ясалган. Ә спектакль үзе клоунаданың иң яхшы традицияләрендә башкарылган һәм импровизация белән тулыландырылган.

Петербургның «Странствующие куклы господина Пэжо» урам театры артистлары Әлмәт тамашачысын гыйнвар аенда сөендерәчәк. Алар ике спектакль алып киләчәк. Петербург урам театрының сәнгать җитәкчесе Анна Шишкина әкиятләрне Әлмәт тамашачысына бик шатланып күрсәтәчәкләрен әйтте.

- Бу авыр вакытларда кешеләр һичкайчан булмаганча бәйрәмгә мохтаҗ, һәм балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә могҗиза бик кирәк. Шуңа күрә без җыйнак кына, тик бераз шомлырак, әмма барыбер тылсымлы әкият ясарга тырыштык. Кемдәдер Яңа ел кәефе юк икән, урам театрлары чыгышы һичсүзсез булышыр дип ышанам. Спектакльләрне әзерләгәндә без совет мультфильмнары, кечкенә мюзикллардан илһам алдык, һәм бу Россия өчен кышкы урам спектаклендә сирәк очрак булыр дип ышанабыз, - дип нәтиҗә ясады ул.

Елга йомгак ясап, Гөлназ Ханнанова аның «Легкие крылья» театрына һәм театр сәнгатенә кыенлыклар гына түгел, яңа казанышлар да алып килүен ассызыклады:

- Елның күп өлеше өйдә үтүгә карамастан, вакыт бушка узды дип әйтә алмыйм. «Легкие крылья» берничә урам театрлары фестивалендә булды, шулай ук «Безнең Татарстан» яшьләр проектлары республика бәйгесендә җиңеп чыкты. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безгә урам сәнгате буенча белем бирү проектына грант тапшырды, аны киләсе елда гамәлгә ашырачакбыз. Катлаулы чорлар иҗатта яңа адым ясарга мөмкинлек бирә, дип саныйм мин. Даһи идеяләр бары тик каршылык булганда туа. Чираттагы хыялыбыз - «Алтын битлек» номинантлары булу. Тамашачылар, Әлмәт халкы безне илһамландырыр дип ышанам.

Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса