Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәк фестивале азагына якынлаша

Бәйге тәмам, бәйгечеләрнең дулкынланулары һәм борчулары да артта калды. Ә фестивальгә 3 апрельдә зур концерт белән нокта куелачак.

Узган атнада мәртәбәле жюри алдында нефть төбәге биючеләре имтихан тотты.

Кыш әле карларын яудырып, салкын җилләрен җибәреп, бирешергә теләмәсә дә, Әлмәтнең «Нефтьче» Мәдәният сараенда аллы-гөлле чәчәкле яз хакимлек итте.

Алты дистәдән артык коллективның чыгышын карап чыгу жюри әгъзаларын һич тә ялыктырмады. Киресенчә, алар сокланып утырдылар. Кимчелекләр булса да, тулаем алганда нефть төбәге биючеләре илнең генә түгел, дөньяның сәхнәләрен дә гөрләтерлек. Жюри әгъзалары һич тә арттырмый, чөнки алар үзләре чын профессионаллар, дөньяның төрле почмакларында чыгыш ясаган мәртәбәле шәхесләр - Татарстанның халык артисты, милли сәнгатебезнең йөзек кашы булган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хореограф-педагогы Ләйсән Хәмитова, ТРның атказанган артисты, Казан мәдәният һәм сәнгать институты доценты Денис Мочалов, данлыклы «Дороги из города» коллективы җитәкчесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Баһаветдинов.

Былтыр нәкъ менә биючеләр пандемия хикмәтләрен үз җилкәләрендә татыганнар иде: аларга сәхнәдә чыгыш ясарга насыйп булмады. Бәхеткә, быел, тамашачыларсыз булса да, бәйгечеләр биюләрен сәхнәдә күрсәтте. Әйтергә кирәк, формаларын югалтмаганнар, җәй көннәрендә ачык һавада шөгыльләнгәннәр.

Катнашучылар географиясенең киңлеге, аларның күплеге (кайбер ансамбльләрдә биючеләр саны 30 дан артып киткән) - «Сандугач сайрар илем» фестиваленең бердәнбер өстенлеге түгел. Нефть төбәгендә эшләүче «Нардуган», «Мириданс», «Фристайл», «Пируэт», «Шатлык» кебек коллективларның үз йөзе, үз алымнары бар. Композицияләре бай эчтәлеге, башкару осталыгы, киемнәренең затлылыгы, реквизитларның урынлы файдаланылуы белән аерылып тора.

Татарстанда Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында хореография коллективлары «Нефтьче» сәхнәсендә республикабызда, Россиядә, шулай ук якын чит илләрдә яшәүче төрле халыкларның бию үрнәкләрен күрсәттеләр. Салмак рус биюләрен дәртле татар биюләре алыштырды, украиннарның гопагы да, белорусларның «Веселуха»сы да күрсәтелде, Болгар кызлары да балкыды сәхнәдә, мари, мордвалар да. Түбәнкамалылар хәтта кәрәк биюен дә өйрәнгәннәр.

Быелгы бәйге җиңүчеләрнең күп булуы белән дә аерылып тора. 50 коллектив төрле дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды: өченче дәрәҗәдәгеләрнең саны 18, 9 ансамбль - икенче дәрәҗә лауреат. Ә менә беренче урын 23 бию коллективына бирелде. Фестивальнең иң югары бүләге иясе дә булды быел. Әлмәтнең инде үзен шактый танытырга өлгергән Максим Апраксин җитәкчелегендәге «Фристайл» заманча бию студиясенең өлкән сыйныф төркеме ул. Аларның «Бию мәйданчыгы» композициясенә жюри әгъзалары бертавыштан югары балл куйды.

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса