Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Олы сәхнәгә юл

«Сандугач сайрар илем» төбәк фестивале финал турларын узган иң яхшылар кабат «Нефтьче» Мәдәният сараена җыелды.

Биредә алар әлмәтлеләргә һәм кала кунакларына фестивальнең 24 нче сезонында ирешелгән уңышларын күрсәттеләр.

Бәйрәм рухы ерактан ук сизелеп торды: концертка килгән һәр тамашачыны «Легкие крылья» урам театры артистлары һәм «Вега» балалар иҗтимагый берләшмәсе активистлары каршы алды. Тамаша залына үткәнче яшь рәссамнарның иң яхшы эшләре белән танышырга мөмкин иде.

24 ел дәвамында «Сандугач сайрар илем»-дә нинди генә очрашулар булмады, нинди генә осталар үсеп чыкмады, бик күп хыяллар тормышка ашты. ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зариповның «сандугачлар» белән әле беренче генә очрашуы. «Бик күп нәрсә югалтканмын икән моңарчы мондый концертта булмыйча, алдагы елларда берсен дә калдырмаска вәгъдә бирәм», - диде ул. Айрат Ринатович мондый катлаулы чорда яшь талантларга төрле яклап ярдәм күрсәтүе өчен «Татнефть»кә рәхмәт белдерде. Аннары ул быелгы фестивальдә иң югары бүләккә - Гран-прига лаек булучыларны бүләкләде. Болар - Әлмәттән җырчы Арпинэ Манукян, Лениногорскиның сәнгать мәктәбе укучысы Эвелина Хәйруллина һәм «Фристайл» заманча бию студиясе. Гран-при ияләренең остазлары Ольга Ефанова, Эльмира Галләмова һәм Максим Апраксин да бүләкләнде.

Традиция буенча, фестивальне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәткән Әлмәт һәм Түбән Кама музыка көллиятләре, Әлмәт картиналар галереясы коллективларына да Рәхмәт хатлары тапшырылды.

2011 елдан төрле елларда фестивальдә җиңү яулап, хәзерге вакытта мәдәният һәм сәнгать белән бәйле уку йортларында белем алучы студентларга стипендияләр түләнә. Генераль директорның социаль үсеш буенча урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тагын 10 егет-кызга стипендия таныклыкларын тапшырды.

Финал турлары буенча быел иң яхшы күрсәткечләргә Актаныш, Лениногорск, Әлмәтнең 1 нче сәнгать, Зәй, Әлмәтнең 1 нче музыка мәктәпләре иреште. «Татнефть» Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин аларны тәбрикләп, Рәхмәт хатлары, акчалата премия тапшырды. Рәхмәт хатларына әлеге муниципаль районнар да лаек булды.

«Сандугач сайрар илем» Ватаныбыз кебек күпмилләтле, биредә төрле телләрдә җырлар яңгырый, төрле халыкларның биюләре башкарыла. Түбән Каманың «Нардуган», Актанышның «Ак инеш», Мөслимнең «Мизгел», Алабуганың «Камские зори», Әлмәтнең «Мириданс» хореография коллективлары бай мирасыбызны саклаучылар. Җырлар да төрле телләрдә яңгырады. Гран-при иясе Арпинэ Манукян үзенең туган телендә кояшлы Әрмәнстанны тасвирлап бирде. Татарларның рус телендә җырлавы гадәти хәл, ә менә Зәйнең «Мирас» ансамбле солисты - рус кызы Александра Шишмагаева татар халкының «Өммегөлсем»ен бик яратып башкарды.

24 нче сезон тәмам. Әмма «сандугачлар» җыры тынмаячак. Инде киләсе юбилей сезонына әзерлек башлана.

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса