Китаплар табылган көн
Күптән түгел 25 нче мәктәптә Әлмәт муниципаль районы китапханәчеләре семинары булып узды.
Семинарга кунак итеп чакырып, шәһәребездә яшәп иҗат итүче язучы, Ш. Бикчурин, Утыз Имәни һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Габделхакова белән истәлекле очрашу үткәрдек.
Әлеге чарада мәктәп укучылары актив катнашты. Алар язучының балалар өчен язылган шигырьләрен укыдылар, җырларын башкардылар. Ә менә авторның «Китаплар югалган көн» пьесасы беренче тапкыр нәкъ менә безнең мәктәп сәхнәсендә күрсәтелүе аеруча куанычлы булды. Хәтта күңеле тулып, бераз югалып та калды Рәмзия апа. Әлеге әсәрдә бүгенге заман өчен актуаль проблемалар күтәрелгән.
Очрашу барышында укучылар кунакка сораулар бирделәр. Рәмзия Габделхакованың беренче «иҗат җимеше» Шомбай турында хикәя булып чыкты. Пыяла кискечне шулай атый торган булган ул. «Курчаклар түгел, өйдәге вак-төяк әйберләр кызыграк тоела иде миңа. Шуларны җанландырып, төрле маҗаралар уйлап чыгара идем», - дип искә алды язучы. Гаиләдә биш бала үссәләр дә, ялгызлыкны үз иткән ул. Балачакта болында, су буенда ялгызы бәбкә сакласа, кичләрен төн-ге күкне, йолдызларны күзәтергә яраткан. Бу турыда укучылар «өлкән язучы» (Э. Гобәйдуллина) белән аның «балачагы» (А. Сабитова) әңгәмәсеннән ишетеп белделәр.
Рәмзия Габделхакова әдәби хәрәкәткә Шөгер төбәгенең ка-ләм тибрәтүчеләрен берләштергән, шагыйрь Разим Вәлиуллин җитәкләгән «Чишмә» әдәби берләшмәсе яр-дәмендә кушылып китә.
Шагыйрә, прозаик Рәмзия Габделхакова иң күп укылган авторлар исемлегендә тора. Ул, нигездә, арабызда яшәгән гап-гади кешеләр турында яза. Аның әсәрләре рус, чуваш, төрек телләренә дә тәрҗемә ителеп, төрле җыентыкларга кергән. Көйгә салынган шигырьләре дә бар. «Онытма мине» җыры Хәния Фәрхи репертуарында булса, «Ак халатлы изге кешем»не яшь җырчы Айдар Рәкыйпов башкара.
Рәмзия Габделхакова үзен драматург буларак та сынап карарга өлгергән. Кәрим Тинчурин исемендәге драма театрында аның пьесасы буенча куелган «Өзелгән яфраклар» спектакле 2014 елдан бирле сәхнәдән төшми. Ә «Адашкан ир» пьесасы Әлмәт театрында зур уңыш белән бара. Табадан төшкән һәр китабы тиз арада сатылып бетә, әсәрләрен яратып укыйлар. Моны дәлилләү максаты белән интернет челтәрендә күзәтү үткәреп алырга булдык. Кырык меңләп укучы теркәлгән «Укы, Татарстан» төркемендә Рәмзия апаның әсәрләре еш «кунак» була. «Фәрештәң булыр идем»не унҗиде меңнән артык кеше укыган. Интернет челтәре язучыларның иҗатын чит төбәкләрдә, хәтта ерак ил-ләрдә яшәүче татарларга да җиткерүче зур мөмкинлек ул. Очрашу вакытында Рәмзия апа, иҗаты белән кызыксынып, хәтта Америкадан да элемтәгә чыгулары турында сөйләде.
Шәһәребездә шундый танылган әдип яшәп иҗат итүе балалар күңелендә горурлык хисе уятты. Бу очрашуны «Китаплар табылган көн» дип атыйсы килә. Ул бездә бары җылы хатирәләр калдырды, матур әдәбиятка мәхәббәт уятты.
Ләйлә Зәйдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа