Чорлар аша җилферди Сабантуй сөлгеләре
Районыбызда көтеп алынган милли бәйрәмгә әзерлек бара. Бу атнада авылларда Сабантуй узачак.
Авылларда сөлге, яулык җыю чаралары уза. Бүләкләрне, гадәттә, Сабантуй иртәгә була дигән көнне җыялар, авыл зур икән, ике көн алдан ук та башлыйлар.
Бизәлгән җигүле атлар белән, тарантасларга утырган авыл яшьләре гармун тартып, җырлар җырлап урамнардан уза. Шулай гадәткә кергән: йорт хуҗасы яисә хуҗабикә аларны капка алдында ук бүләге белән көтеп ала. Олыгайган апа-абыйлар яшь чак-ларын искә ала, бала-чага шул бүләк җыючыларга кушылып йорттан-йортка ияреп йөри.
Сабантуй - еллар буена күрешмәгән туганнарны, сыйныфташларны, дусларны очраштыра-күрештерә торган чара да әле ул. Ерак җирләрдән, чит илләрдән авылдашлар кайта, кичләрен йортларда кунак ашлары уза. Шуңа күрә дә бәйрәмгә әзерлек алдан башлана - йорт тирәләре җыештырыла, кунакларга бәйрәм табыны әзерләнә.
Авыл җирлекләре бу көннәрне дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыйгалар эчендә кайный: бәлеш, өчпочмак, гөбәдия һәм башка татар халык ашларының исләре хәтта урамнарга тарала. Гомумән, Әлмәт җирлегендә милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклауга зур игътибар бирелә. Мисал өчен, Габдрахман авылында борынгыдан калган бик матур бер күренеш - шушы елда килен булып төшкән хуҗабикәләр кыр батырларына үз куллары белән сөлге чигеп тапшыру йоласы сакланган. Ә егетләр, рәхмәт йөзеннән, аларга багышлап җырлар башкара. Килен үзе чиккән сөлгенең Сабантуй батырына биреләчәген белеп, аңа бөтен осталыгын, тырышлыгын сала. Сөлге бизәлеше киленнең ни дәрәҗәдә оста, уңган-булган икәнлеген күрсәтә. Шуңа да сөлгенең иң матуры батыр җилкәсенә салына. Бу - бүләк әзерләүче киленгә иң зур мактау санала.
Шуны да әйтергә кирәк, һәрбер Сабантуйның төп тематикасы була. Мисал өчен, быел Түбән Мактама милли бәйрәмне тарихи вакыйгага - бистәнең 55 еллыгына багышлап уздыра. Чара бик матур булырга охшаган - популяр җырчылар, артистлар да чакырылган.
Сабантуй - борынгы, мең еллык тарихка ия. Элегрәк аны язгы кыр эшләре башланыр алдыннан, апрель аенда бәйрәм итә торган булганнар, ә хәзер инде - июньдә, язгы кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә билгеләп узалар. Тарихта да бу бәйрәм турында бик кызык мәгълүматлар бар. Әйтик, Багдадтан Болгарга илче буларак килгән Ибн Фадланның 921 елны ук үз хезмәтләрендә бу күркәм бәйрәмне тасвирлаганы билгеле. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, чараның төп мәгънәсе - «сабан ашлыгы хөрмәтенә тантана». Йоланың беренчел максаты - уңыш хуҗалары булып саналган рухларның күңелен күрү, алардан яңа уңыш елында бай уңыш сорау булгандыр, мөгаен, дип тә фаразлаучылар бар.
Шунысы да бик кызык - Сабантуй үткәрүнең бердәм билгеле бер тәртибе бар. Еллар дәвамында заманча төсмер алса да, нигездә, ул борынгыдан килгән гадәтләргә таяна: көрәш, ат чабышы, аркан тартышу, кул көрәше, капчыклар белән сугыш, колгага менү, җырлы-биюле уеннар... Хәзер Сабантуй дәүләт бәйрәме статусын алды. Бүген милли бәйрәмне үткәрүнең географиясе киңәя генә бара. Ул хәзер Россия киңлекләреннән чыгып, Европада да үткәрелә башлады. Күп кенә шәһәрләрнең рәсми бәйрәме дип атап йөртелә хәтта. Россиядән читтә яшәүчеләр өчен ул халыкара милли татар халкы бәйрәме дип тә йөртелә. Татар җәмәгатьчелеге тәкъдиме белән ул Нью-Йорк, Сан-Франциско, Берлин, Монреаль, Прагада һәм башка җирләрдә дә оештырыла.
Үткәннәрдән гыйбрәт ал, киләчәкне күрергә яхшы булыр, диләр халыкта. Сабантуй безне милли гореф-гадәтләребезгә алып кайта, алдагы көннәргә ышаныч бирә. Бөтен татар дөньясын берләштерүче чара озын гомерле булсын иде! Бәйрәмнәр күңелле узсын!
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа