Балаларны яклау көне уңаеннан Әлмәт районының 47 мәдәни-ял үзәге балалар өчен күңелле бәйрәм ясады
Балачакның авылы, шәһәре юк дисәң дә дөрестер. Ул үзе күңелле бер дөнья. Шулай да авылда хәтта үз өстенлекләре күбрәктер дә. Чөнки иркенлек, чынлык, табигыйлек ныграк, көчлерәк авылда. Шуңа әле бүгенге шәһәр шартлары, матур бизәкләре дә өстәлә.
Авыл җирлекләрендәге балалар бакчалары, мәктәп, Мәдәният йортлары, китапханә хезмәткәрләре бөтен барлыкларын онытып үзләре дә шул дөньяга чумдылар.
Миңлебай, Кузайкино авыл Мәдәният йортларында «Балачак планетасы» дип аталган спорт-күңел ачу бәйрәме үтте. Уеннарда кат-нашкан һәр балага татлы күчтәнәч эләкте.
Кләмәнтәй авылында узган балачак бәйрәмен кашыкчылар ансамбле ачып җибәрде. Чупайда исә балаларга кече Сабантуй оештырганнар иде. Милли уеннар, җыр-биюләр балаларның күңеленә хуш килде. Ерсубайкино авылында «Балачакның матур төсләре» дип аталган күңел ачу программасында җирле үзидарә башлыгы Е.Г. Николаева үзе катнашты.
Сәләтсез балалар булмый, тик күрә белергә, аларның кечкенә йөрәкләренә юл гына салырга кирәк. Кичүчат, Бишмунча, Кама-Исмәгыйль, Түбән Абдул, Елховой балаларының асфальтка ясаган рәсемнәре моның ачык мисалы. Әлеге авылларда балалар аеруча сәләтле кебек. Сөләй, Тайсуган, Габдрахман, Мәмәт, Рус Акташы, Бикәсаз, Кәләй һәм башка авылларда да балаларның йөзләреннән елмаю китмәде. Аларга бәхетле булу өчен күп кирәкмени?! Янәшәдә әти-әниләр, укытучы, тәрбияче апалар, дәү әниләр. Ашарга тәм-том, киенергә матур кием бар, күгебез аяз, һавада күзен кысып кояш елмая. Кечкенә генә куллар әтинең нык кулларына ябышкан. Ә күзләрдә - әни елмаюы. Бу - зур бәхет!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа