Әлмәттә сабантуйга бүләк җыйдылар
Матур итеп бизәлгән ат, милли киемнәр кигән мәдәният хезмәткәрләре шәһәр урамнарыннан үтте.
Әлеге чараны оештурчыларның максаты 300 ләп бүләк җыю.
Җыелганнарның барысын да бәйрәмдә балаларга өләшәчәкләр, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
"Бу – искиткеч хезмәт бәйрәме-чәчү эшләрен тәмамлау. Һәм без конкурсларда, Сабантуй ярышларында катнашачак балаларга зур булмаган бүләкләр бүләк итүебезгә шатбыз", - дип сөйләде гипермаркет директоры Эльвира Мөхәммәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа