Әлмәттә Диана Вишневаның Context заманча хореография фестивале узды
Әлмәт тамашачысы «Нефтьче» мәдәният сараенда узган Context фестивалендә заманча хореография белән таныша алды.
Бу нефтьчеләр ярдәме белән мөмкин булды. Фестивальнең оештыручысы - Мариинский театрының һәм Америка балет театрының прима-балеринасы Диана Вишнева.
Диана Вишнева фестивальне үзенең балет соло-номеры белән ачып җибәрде. Проект заманча хореографиягә багышланган, шуңа күрә сәхнәдә төрле юнәлешләрне күрергә мөмкин иде.
« Мин дөнья контекстында. Һәм мин хәзерге хореографиянең дөнья контекстында булуын телим», – дип планнары белән уртаклашты "CONTEXT. Diana Vishneva " халыкара фестивален оештыручы Диана Вишнева.
Беренче тапкыр фестиваль 2013 елда узган. Гастрольләр Екатеринбургта, Пермьдә, Гаагада, Лондонда һәм Тель-Авивта бию сәхнәләрендә булган. Хәзер гастрольләр исемлеген Әлмәт тулыландырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа