Шаулап-гөрләп узды Сабантуйлар
Узган елны пандемия аркасында татар халкының милли бәйрәме уздырылмыйча калды. Шуңа күрә дә быелгы Сабантуй бик сагындырып һәм көттереп килде. Шәһәргә, район авылларына якын-тирә төбәкләрдән кунаклар агылды. Хезмәткә дан җырлаучы әлеге бәйрәмне төрле милләт вәкилләре бердәм булып бәйрәм итте.
Әлмәтнең Сабантуй мәйданында тантана «Туган ягым, Татарстан» театральләштерелгән тамашасы белән башланып китте. Ул республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
Җырлы-биюле күренешләрдә Сабантуйның, татар халкының милли гореф-гадәт-ләре барлыкка килү тарихы яктыртылды. Тамаша «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Иген үстерүдә ару-талуны белми хезмәт куйган «кыр батырлары»ның урыннары бәйрәмнең түрендә булды. Хезмәт уңышлары күрсәтеп, алдынгылыкны яулаган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләделәр.
Сабантуй бәйрәмендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров катнашты. Бәйрәм кунаклары бик теләп милли ризыкларны татып карадылар, халык уеннарында катнаштылар.
Рөстәм Камил улы ТР Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән әлмәтлеләрне бәйрәм белән котлады, Сабантуйны оештыручыларга һәм спонсорларга рәхмәтен җиткерде һәм ТР Президенты котлавын укыды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов республика җитәкчелегенә һәм «Татнефть» компаниясенә авыл хезмәтчәннәренә һәрьяклап ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Иң җылы рәхмәт сүзләре Әлмәт районы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән ветераннарга һәм авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренә җиткерелде.
Азат Ягафаров Сабан-туйның төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләрен, милләт һәм дин кешеләрен берләштерүен билгеләп үтте. Ул район хезмәтчәннәренә тотрыклылык һәм яхшы уңыш теләде.
Сабан бәйрәмендә иң беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр. Чөнки халыкның тормыш дәрәҗәсе, сәламәтлеге һәм муллыгы нәкъ менә авыл хезмәтчәннәренең тырыш һәм нәтиҗәле эшенә бәйле. Бәйрәмдә алдынгы хуҗалыклар, иң яхшы механизаторлар һәм сыер савучыларның исемнәре яңгырады, шулай ук «Авыл җирлекләре арасында санитар-экологик торыш, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы торак пункт» бәйгесенә йомгак ясалды. Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен берничә аграрий Россия һәм республика дәрәҗәсендәге Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Инвесторлы хуҗалыклар арасында беренче урынны Н. Е. Токарликов исемендәге АҖ яулаган булып чыкты. Районның иң яхшы хуҗалыклары дип «Кичүчат», «Союз-Агро», «Ярыш» һәм башкалар танылды. Крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре Илдар Рафиков, Олег Слесарев һәм Салават Гафиятуллин адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Санитар-экологик бәйгедә беренче урын кабат Миңлебай авыл җирлегенә бирелде. Сабантуй әләмен күтәрү хокукы «Ярыш» ҖЧҖ механизаторы - кыр батыры Андрей Барсуковка һәм 2019 елгы Сабантуй батыры - спорт мастеры Илнур Хурамшинга бирелде.
Бәйрәм программасы балалар мәйданын ачу, традицион ярышлар, билбау көрәше, гер күтәрүчеләр чыгышы, ат чабышлары һәм узышлар белән дәвам итте. Киеренке көрәштән соң 2021 елгы Сабантуйның абсолют батыры булып Әлмәт көрәшчесе Рамил Синякаев калды.
Мәйданда көн дәвамында концерт тынмады, интерактив мәйданчыклар эшләде. Бәйрәм кунакларының игътибарын печәннән «Авыл ишегалды» дигән гаять зур фотозона җәлеп итте. Халык осталары һәм музейлар үз товарларын тәкъдим итте. Теләүчеләр өчен «Оста куллар» дип исемләнгән тематик мастер-класслар оештырылды. Авыл хуҗалыгы техникасы һәм «Һөнәрчеләр шәһәре» халык иҗаты эшләнмәләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. Әлмәтлеләр һәм бәйрәм кунаклары игътибарына республиканың атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, популяр эстрада җырчылары Илнат Фәрхуллин, Рафаэль Якупов һәм «Зө-Ләй-Лә» төркеме катнашында концерт программасы тәкъдим ителде. Көн дәвамында сәүдә рәтләре эшләде. Бәйрәм бик күңелле узды һәм барысының да күңелендә тирән һәм онытылмас тәэсирләр калдырды.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа