Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Чуваш халкы Иске Суркин авылында Учук бәйрәме үткәрде

Мәҗүсиләрнең илгә-көнгә тынычлык, ризыгыбызга бәрәкәт, табыннарыбызга муллык, тәнебезгә саулык теләп оештырган әлеге йола-бәйрәме фестиваль дәрәҗәсенә күтәрелде.

Иске Суркин авылына 1670-1680 елларда нигез салына. Беренче булып бирегә Казан янындагы Тяга дигән авылдан 9 улы, бер кызы, хатыны белән Серке исемле чуваш килеп утырган. Көчләп чукындыру сәясәтеннән качып утырган гаилә белән мәҗүси чувашлар үз йолаларын да алып килә. Шул йолаларның иң зуры - Тура Алласына корбан чалып, барлык тереклек ияләренә саулык, муллык, бәрәкәт сораган Учук йоласы.

Учук өчен авыл халкы бергәләп җыелып мөгезле эре терлектән суемлык мал сатып ала. Аны йола уздырыласы мәйданга алып киләләр. Авылның аксакаллары суеласы малны чишмә суы белән коендыралар, Турадан корбаннарын кабул итүләрен сорап куас, махсус пешерелгән кабартмадан өлеш чыгаралар, аннан инде шулай ук алдан чистарынган, борынгы милли киемнәрен кигән абзыйлар малны чалалар. Догалар укып чалынган малның башы һәм аяклары куәтле имәнгә эленеп куела, ә итен исә турап, алдан ук кабызылган казаннарга пешәргә озаталар.

- Мәҗүсилек монда авыл халкының яшәү рәвеше, - ди фестивальне оештыручыларның берсе Инна Альмукова. - Халкыбызның Аллалары һәм аларны ризалату өчен үзләре генә белгән алымнары, йолалары бар. Безнең өчен бар да тере: җир дә, агачлар да. Шуңа да мәҗүсилек, ислам, православие диннәрен тотучы авыл халкы үзара дус-тату итеп яшәү үрнәге булып тора. Чөнки без табигать белән бер булып яшәргә күнеккән.

 

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса