Фронтовик язучы Әдип Маликовның тууына 100 ел
Әдип Маликов диюгә, башкалар турында кайгыртучы, үз иҗатыннан бигрәк башкалар өчен борчылып йөрүче, оста оештыручы, сугышларсыз туган һәр көнгә куанып яшәүче, олы йөрәкле солдат-әдип килеп баса.
Нефтьчеләр төбәгендә бүгенге көнгә кадәр яшәп килүче әдәби мохит, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге - аның тырышлыгы, тынгысыз хезмәте, әдәбиятка булган тирән мәхәббәте нәтиҗәсе.
1955 елда булачак нефтьчеләр башкаласында әдәби берләшмә оештыра. 1963 елда аның нигезендә рәсми рәвештә ТР Язучылар бер-легенең Әлмәт бүлеге эшли башлый. 1965-1967, 1972-1982 елларда Әдип Маликов үзе әлеге бүлекне җитәкли.
Әдип Маликов әдәбият мәй-данында үзенең лаеклы урынын булдырган шәхес. Аның иҗатында, билгеле бер дәрәҗәдә, үзе яшәгән чор рухы, идеологиясе чагыла. Шул ук вакытта аның һәр шигыре хезмәт кешесен зурлау, илебезнең сугышларсыз яшәвенә шатлану, туган якка мәхәббәт белән сугарылган.
Аның төп геройлары - хезмәт ке-шеләре. Ул аларны «Минем якыннарым» дип атый. Аларны сурәтләп, алар язмышы сыйфатында Әдип Маликов Әлмәт тарихын яза. Шигырьләрендә төбәкнең, якын-тирә авылларның үткәне дә, үзе яшәгән чор да тулыканлы чагылыш тапкан. Аның иҗаты нигезендә Әлмәт тарихын көнләп торгызырга мөмкин булыр иде. Мәсәлән, 1967 елда иҗат ителгән «Тукай исән!» шигыренә автор «Әлмәттә Габдулла Тукай һәйкәле ачылу уңае белән» дип язып куйган. Гомумән, Әдип Маликов иҗатындагы әдәби урын ул реаль чынбарлык. Аңа табигыйлек хас. Вакыйгалар нигездә барысы да Әлмәт төбәгендә бара. Аның геройлары «шикәрдәй ак Чупай ташы»ннан Әлмәтне торгызган төзүчеләр, нефтьчеләр. Алар барысы да төбәк тарихында тирән эз калдырган шәхесләр. Нефтьче Сафуат Вәлиуллин, атаклы «Катюша»лар командиры Бари Йосыпов, Корбан Вәлиев, Үзбәк Саттаров, Рәшит Саттаров һ.б.
Әдип Маликов каләменә тирән фәлсәфи уйланулар да ят түгел. Яшәү мәгънәсе, аның хакы, кеше кадере, эш-гамәлләреңнең бәясе турында алар. Бүгенге көндә үзенең асыл мәгънәләрен югалта башлаган кешелек кыйммәте, үзара мөнәсәбәтләр, хөрмәт, эчкерсезлек кебек төшенчәләр урын ала аның иҗатында.
Рәфкать Шаһиев, филология фәннәре кандидаты
ӘДИП МАЛИКОВ
Карый илем Әлмәт якларына
Син ямьлерәк кебек һәр шәһәрдән,
Нурлырактыр кебек таңнарың.
Сагынып яшим, әгәр синнән китсәм,
Ял булмыйдыр минем ялларым.
Көлеп тора ап-ак биналарың,
Ташчыныңмы сеңгән шатлыгы.
Залларында маляр сеңелләрнең
Чагылып калган күңел сафлыгы.
Җылытасың азмы калаларны -
Синнән үтә җирнең җылысы.
Карый илем Әлмәт якларына,
Шуннан көтеп эшнең олысын.
Саумы, яңа көн!
Каршыңа чыгып торам,
Саумы, саумы, яңа көн!
Багажың авыр, беләм,
Бәрәкәтле сәгатең.
Син кубасың олыдан,
Белеп халкым гадәтен.
Әллә нинди юллар бар,
Абына күрмә, яңа көн.
Булыйм гади йомышчың,
Эшең белән иркәлә.
Буыннарда көч арта,
Син таянсаң җилкәмә.
Саумы, саумы, яңа көн!
Чыгып басам алдыңа.
Нурларыңның сафлыгы
Күчә минем каныма!
Әлмәт татар дәүләт театрына
Тынгысыз бу юллар
Юккамы узылган?
Югалган һәр көннең
Җуелмас эзе бар.
Үткәнсез җәяүләп
Авыллар арасын,
Сызлаган чакларда
Туган ил ярасы.
Булгандыр юлларда
Төрлесе, төрлесе.
Утларның ерагы,
Утларның серлесе;
Өйрәнең куесы,
Өйрәнең сыегы;
Йөзләрнең кырысы,
Күзләрнең боегы.
Яшермә алардан
Үткәннәр сабагын.
Мең төрле сорауның
Табып бир җавабын.
Сәхнәгә мең күзнең
Төбәлгән бары да.
Батырлык үрнәге,
Матурлык үрнәге
Сез халык алдында.
Күпме юл узылган -
Аны кем санасын.
Сез бәйләп йөрисез
Күңелләр ярасын.
Сынала сәхнәдә
Йөрәкләр сафлыгы...
Йөртәсез ил буйлап
Илемнең шатлыгын.
Юлым синдә туктар
Тормыш гизеп,
Бер җилләнеп кайту -
Үзе бер гомергә торырлык.
Корт шикелле, эчтән ашый җанны
Хәрәкәтсез, гамьсез торгынлык.
Дәшә мине погранзаставалар,
Уяу тора һаман постларым.
Танырмын да, танымам да сезне,
Яшел фуражкалы дусларым.
Җырларыбыз бара походларда,
Запастагы чинда торсак та.
Ветераннар - җирдә бер армия,
Безнең урын, димәк, бер сафта.
«Иярчен»нәр - гүя күгәрченнәр,
Сибелгәннәр галәм түренә.
Татарстан, якты калаларың
Космос аша миңа күренә.
Кайда юл тотсам да, озатып йөри
Туган якның шифа җилләре.
Күңел түрләрендә йомарланып,
Балкып чәчәк ата гөлләре.
Аерылганда синнән, туган ягым,
Юксынуым җырда чагылыр.
Урый торгач зәңгәр планетаны,
Юлым синдә туктар барыбер.
Миләшләрем-сердәшләрем
Саҗидәнең туган көненә
Ике миләш тора баш очында,
Сулар сибеп, назлап үстердем.
Мин аларны безнең эзләр калган
Урсал тауларыннан күчердем.
Миләшләрем минем, сердәшләрем,
Яфрак-өлгеләрен койганнар.
Туган көнен котлап шагыйрәнең,
Кызыл кофта киеп куйганнар.
Тәлгәшләре уттай янып тора,
Яна гүя җырчы йөрәге.
...Ул сизенә, белеп ята сыман
Минем монда килеп йөргәнне.
«Беләм инде, тере кеше түгел,
Тормышыңда бары бер рух мин...»
Очрашамын шигъри дөньяң белән,
Кая гына барып юлыкмыйм.
Бер күрүдә сине үз иттеләр
Җаның ачык һәм саф булганга.
Шуңадырмы, бик күп хатлар килә
Шау миләшле синең урамга!
...Урамдагы таныш миләшләр дә
Яфракларын инде койганнар.
Җыйнаулашып сүз куешкан сыман,
Кызыл кофта киеп куйганнар.
Ялгыз тәгәрмәч
Тәгәри тәгәрмәч зур юлдан,
Сикерә, выжылдап бара ул.
«Узарга, узарга, узарга...»
Башкага юл бирү кая ул!
Тәгәри әзердән-әзергә,
Юлларның әйбәте түшәлгән.
Озакмы барырсың, тәгәрмәч,
Ычкынып китеп син күчәрдән?!
Сынатма, улым!
Китми йөрәгемнән сылу кызлар.
Тальян моңы... Яшьләр биюе...
Мине озатканда, әткәемнең:
«Хуш, сынатма, улым!» - диюе.
«Сынатма, улым...» Юеш окопларда
Догам булды шушы сүзләре.
Кузгалганда канлы атакага
Озата барды әткәм күзләре.
***
Гашыйк булырга да өлгермәдек,
Сафка дәшеп, быргы уйнады.
Кырыс еллар, күзгә туры карап,
Чигерделәр кызыл туйларны.
Сау булыгыз, таныш болыннарым, Без киттек тә бугай кузгалып.
Агыйделкәй ага тынгы белми,
Ак пароход бара су ярып.
Керфекләрен суза таң нурлары,
Алсуланган өсте елганың.
Ярлар түгел, ярдан кулын болгап,
Калды гүя яшьлек елларым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа