Тел дигән дәрья бар
Тел галиме Рифкать Әхмәтьяновның «Татар теленең кыскача тарихи этимологик сүзлеге» белән таныштыруны дәвам итәбез.
АЯК I «нога» - гомумтөрки телдә айак, борынгы төркиләрдә адак «аяк» сүзеннән. Адак «аяк, түбән як, түбәнлек, ахыр, оч, елга тамагы» сүзенең күчмә мәгънәләре аерым төрки телләрдә аерым фонетик яңгырашлар алып дифференциацияләнгән һәм башка төрки телләргә таралган, шул нигездә татар телендә азак һәм атау сүзләре килеп чыккан.
АЯК II «сосуд» - гомумтөрки айак «савыт, чиләк, чүл-мәк», борынгы гомум-төрки телдә аңак «авыз, тишек, куышлык, чүлмәк» сүзеннән килә; якутларда айак «тишек, авыз, ишек, бәке, баз, авыз, зур савыт», хантыларда аң // ан, анәх // анәк «савыт, җамаяк», мансида ане «тәлинкә», монгол телендә айага «савыт».
ӘЛСЕРӘҮ хәлсерәү формасыннан: -сыра // -серә кушымчасы нәрсәнең булса да җитешмәвен белдергән фигыльләр ясый, мәсәлән, кансыра - «кан качу». Кыргызларда алсыра, әлсире - «әлсерәү».
ӘНЧЕК «шавка» - борынгы татар телендә аң-чык // әң-чек «кечкенә җанвар» сүзеннән, аң «ау, җәнлек, киек» тамырыннан (кара ау); чувашча анчык «эт-әнчек», алтайларда аң-чык «эт, әнчек», аңычак «кечкенә җәнлек, кечкенә эт-әнчек», әң, аң «җәнлек».
ӘРДӘНӘ «поленница» - марича, удмуртча ардана, артама - алтайда эрдине, монголларда, уйгурларда әрдини, эртини, борынгы төрки телдә әрдинә, әрдәни «запас, хәзинә», төрекмәннәрдә ардана «бозауламаган килеш саудыра торган сыер» һ.б. санскрит телендәге rathna «кыйммәтле таш; кыйммәтлек» сүзенә кайтып кала.
ӘРҖӘ «короб, ящик» - мариларда арҗа, арзья, мордваларда арьдзя, чувашларда арча «ящик, короб», борынгы төрки телдә әрҗән, арҗан Мани-хей динендәгеләрнең китап тартмасы (футляры).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа