Сирень Якупова иҗаты турында
Сирень Якупова иҗаты берәүне дә битараф калдырмый торган үзенә бер үзгә иҗат.
Социаль челтәрләрдә күренгән шигырьләрен күзәтеп барганнан соң, авторның яңа басылган җыентыгын көтеп алдым.
Юк, бер тын белән укып чыктым дия алмыйм. «Төшләремә яланаяк керәм...» китабын кулыма каләм алып укыдым. Чөнки башкача мөмкин дә түгел.
Гомумән, әлеге шигърият бар яклап та үзенчәлекле. Сирень Якупованың иҗат палитрасы төрле, диапазоны киң. Аның һәр шигырен сокланып, табышларына гаҗәпләнеп укыйсың. Автор, оста рәссам буларак, сүз белән сурәт ясый, чигү чигә. Аның иҗаты арзанлы сөйләп чыгуга корылмаган. Бер генә дә артык, төче сүз юк.
Аның шигырьләрендә ачык-җете төсләр, янып торган буяулар. Үзе әйткәнчә, анда ярымтөсләр юк. Шуңа да агы - ап-ак, карасы - чем-кара, кызылы - ут кызыл, яшеле - чын яшел. Ул ике төсне бик белеп яза. Чөнки ак һәм кара - ул авторның үзе, аның холкы. «Ярым»ларсыз яшәве - яшәү рәвеше.
Сирень Якупова шигырьләренең тагын бер үзенчәлеге шунда, ул каләм кимереп рифма, ритм эзләп утырмый, хисләрен мәҗбүриләп, кысрыклап калыпка кертми. Ритмсыз шигырьләренең үз ритмы бар. Аның шигырь юлларында җан, күңел, йөрәк ритмы хөкемсерә.
Сирень Якупова көндәлек тормышны, гадәти дөньяны бары тик үз призмасы аша карап кына тасвирлый. Кешенең уй-фикерләрен, гавәм сулышын хәрәкәттә, динамикада бирә. Аның иҗатына тирән фәлсәфә, эчке каршылык хас. Һәр шигыре табыш, һәр юлында ачыш. Чөнки бары тик аңарда гына «йөрәкләп» шигъри яңгыр яварга мөмкин.
Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туган якташыбыз бүген Яр Чаллыда яшәп иҗат итә. ТР Язучылар берлеге әгъзасы, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты.
Рәфкать Шаһиев, филология фәннәре кандидаты, доцент
Сирень Якупова
***
И шәһәрнең
Уйдык-уйдык кыргый гөлле ишегалды,
Син бар ярый!
Шул уйдыктан
Һәр иртәне мөлдерәпләр күзләремә
Авыл карый.
Тукранбашлар, зәңгәр чәчәк,
Акчәчәге...
Бәллүрләнеп җемелдәшә
Чык-яшьләре...
Гөлләр елый, мин чак түзәм -
Ирексездән
Иеләм дә әрем өзәм.
Телгә салам - баллы, чындыр!
Мин чак түзәм, йөрәк түзми,
Әрнеп-әрнеп
Әчеттерә күкрәгемне -
Җирсү шулдыр...
И шәһәрнең
Уйдык-уйдык үлән-гөлле ишегалды,
Син бар ярый!
Һәр иртәне
Таш сукмаклар арасыннан
Мин - адашкан баласына
Авыл карый...
***
Күз камаша неон балкышыннан,
Мең тәрәзә яна бер йортта.
Рәт-рәт фонарь, фара ташкыннары -
Кичке кала тоташ гел утта.
Ә бит минем
Үтерепләр йолдыз «күрге кели»,
Һич югында, айның китеген!
Текәләм дә күккә, кызгылт бушлык
Тери җанга авыр итеген.
Баса, баса... Тын кысыла, йөрәк
Туктар чиккә җитә...
Аһ, каһәр!
Йолдызларны оныттырыр өчен
Төзелгән лә икән бу шәһәр.
Айга карап уй уйлатмас өчен
(һәм улатмас өчен сагыштан?!)
Күңелләргә - читлек, аңга - капкын,
Тәнгә - зиндан... Бар да ак таштан...
Язмышныңмы кара көлүе - шул
зинданга ябып тилмертү.
Татлы сулар алда, тәмле ашлар...
Гомер итү генә - гел көтү
Яши башлаганны кайчан да бер
Җаның теләгәнчә... иректә,
Үз-үзеңнән качар җай эзләми,
Газапланмый, җитеп соң чиккә...
Үтерепләр йолдыз «күрге кели»,
Һәр төн саен айга багасы...
Дога итеп шигырь көйли-көйли,
Чынга ашмас хыялларын җирли
Неон балкышыннан
Сукырайган авыл баласы.
***
«Ник тудырдың мине шушы илдә?
Җинаять бу, әни!» -
Әллә уйлап, әллә уйнап әйткән
Кызымамы рәнҗим?!
Телсез, өнсез калып һәм... җавапсыз
Торам менә басып...
Шапылдатып акыл ишек япты,
Йөрәк шәрран ачык.
«Ник тудырдың мине шушы илдә?» -
Сулык-сулык ярам.
«Шушы иле», белмим, кемнекедер,
Җире газиз, балам!
Ата-анам, әби-бабам җире,
Һәр карышы үздер.
Китәрмен бер ташлап Ак дөньяны,
Кара җирне түгел!
«Шушы иле», әйе, кемнекедер,
Без - үксезләр аңа.
Ил какканда, хәтта... мин какканда,
Җиргә сыен, бала.
Туган телгә, иман-дингә сыен,
Җан авазым ишет!
Ник тудырдың, никләр тудым, диеп
Яшәү, ай-һай, читен...
...Кабатлана бар да... Шул сорауны
Биргән көнем истә
Һәм... сискәнгән мизгел,
Телсез, өнсез калган әниемнең
Җан авазын ишетеп...
***
Челтәр шәлен тәрәзәгә япкан кыш
Челтәр шәлен иңнәренә япкан
әнине хәтерләтә...
Ак йөзле, ак бәсле, әй, ак чәчле,
Ак уйлы, и-и моңлы...
***
Син әйткәнчә булсын иде балаң,
Уйлаганча барсын дөньясы.
Диварларга сипкән борчак гүя
Сүзләр, уйлар, хәтта... догасы.
Һай, авырта тезем, юк ла түзем,
Ни булды соң миңа дигәндә,
Тезләнгәнмен икән яшь чагымда
Әни «сипкән» теләк-сүзләргә:
«Син әйткәнчә булсын иде балаң...»
***
Лаклы туфлиенең очы белән
Сыйпый бер ир урам мәчесен...
Түзеп ята, күрче, соры йомгак,
Эчкә йоткан хурлык әчесен?!
Ир затының иеләсе килми,
Кул юасы килми соңыннан.
Тик... назлыйсы килә тере җанны
Нәкъ шул мәлдә, шушы урында.
Ята песи, дөньяларын онытып...
Ирексездән килә күңелгә:
Кемгә - хурлык, ә кемгәдер зурлык
Затлы туфли күнен үбү дә.
***
Тырнак очы кадәр ай эленгән,
Тычкан күзе - йолдыз җемелди...
Шәһәр күге, кышкы рәшә булып,
Керфек очларымда дерелди.
Хәтер очларымда авыл киче,
Тулган айлы, якты йолдызлы...
Очын очка ялгап булмый һич тә -
Шул аймы соң, шул ук йолдызмы?!
Алар шул да, син ул түгел инде...
Дәшми калсаң, акыл, ни була?!
Керфек очларымнан йолдыз тама,
Айдай мөлдерәмә җан тула....
Фото: библиотека-челны.рф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа