Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт узды

Концертта "Халык сәнгать иҗаты. Этнохәнгать иҗаты" күргәзмәсе ачылды.

 4 ноябрьдә Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең зур залында ел саен үткәрелә торган «Сәнгать берләштерә» бөтенроссия мәдәни-белем бирү акциясе кысаларында халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт булды.


Әлеге чараның максаты-яшьләрне Идел буе халыклары традицияләрен һәм мәдәни кыйммәтләрен саклауга җәлеп итү.


Чара музыка сәнгате һәм мәдәният чаралары буенча халыклар дуслыгын ныгытуга юнәлдерелгән.

Студентлар татар, керәшен, чуаш, удмурт, мордва һәм рус халык җырларын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса