«Шүрәле»гә дә - 80
Еллар узуга, гасырлар алмашуга да кара- мастан, әдәбият һәм мәдәният тарихында үзенең актуальлеген һәм популярлыгын югалтмаган бер әсәре белән генә дә дан казанган шәхесләр бар.
Шуларның берсе - тәүге татар балеты «Шүрәле»не иҗат иткән мәшһүр татар композиторы Фәрит Яруллин. Сугыш кырында гомере өзелмичә, исән-сау әйләнеп кайтса, әле күпме җәүһәрләр белән милли сәнгатебезне баетыр иде дә бит. Әмма тарихта шартлы фигыльгә урын юк шул.
Композитор «Шүрә-ле»не 1941 елда - фронтка китәр алдыннан тәмамлаган. Балетның 80 еллыгы уңаеннан Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлек-лесе, ТРның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестрының республика шәһәр-бистәләрендә концертлары узды. 10 ноябрьдә аны Әлмәтнең «Нефтьче» Мәдәният сараенда каланың музыка сөючеләре генә түгел, якын-тирә шәһәр-бис-тәләрдә яшәүчеләр дә күрү бәхетенә иреште.
Концерт башланыр алдыннан журналистлар белән очрашу вакытында маэстро Рөстәм Абязов «Татнефть»кә рәхмәтен белдерде. Алар быел грант бәйгесендә катнашып откан акчага «Шүрәле» балетыннан «Зур сюита» әзерләп, аны флешкага яздырганнар. «Без нәкъ менә компакт-дисктан баш тартып, флешкага яздырырга булдык, чөнки бүгенге көндә заманча компьютерларның күпчелегендә дисководлар инде юк», - диде Рөстәм Юныс улы. Әлеге флешкаларны балалар музыка мәктәпләренә һәм музыка көллиятләренә бүләк итәргә җыеналар.
Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры концерт программасына кертелгән әсәрләр һәм аларның авторлары турында мәгълүмат бирде. Концерт исә Фәрит Яруллинның әтисе Заһидулла Яруллинның «Тукай маршы» белән башланды. Татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салган Салих Сәйдәшев - З. Яруллинның шәкерте. Шуңа күрә дә концертта Сәйдәш музыкасы яңгырау бер дә очрак-лы түгел. Татарстан гимнының көй авторы Рөстәм Яхин, Фәрит Яруллин кебек, Мәскәү консерваториясендә белем алган. Рөстәм Яхинның фортепиано һәм кыллы оркестр өчен рапсодиясен La Primavera белән берлектә Новосибирскидан килгән пианист - халыкара бәйгеләр лауреаты Дания Хәйбуллина башкарды.
Икенче бүлек тулысынча «Шүрәле»гә багышланды. Музыка белән бергә әлеге концерт өчен махсус язылган шигырьләр дә яңгырады. Аларның авторы - Казан шагыйрәсе, «Казань» журналының баш мөхәррире, күре-некле татар язучысы Габдрахман Әпсәлә-мовның оныгы Альбина Әпсәләмова. «Фәрит Яруллин бабам белән күрше йортларда яшәгәннәр. Мин үзем дә шул Маяковский урамындагы 23 нче йортта үстем, тәрәзә аша күрше йорт диварындагы мемориаль тактага һәрвакыт игътибар итә идем. Композитор үзе күптән һәлак булса да, көйләр диварларга сеңеп калган төсле, һәрхәлдә, колагымда музыка һәрчак яңгырап тора, Шүрәле-шайтаннарны, Былтырны күз алдына китерә идем. Рөстәм Юнысович шигырьләр язарга тәкъдим иткәч, бик теләп алындым. Ул - безнең журналның даими авторы. Сан саен кызыклы язмалары чыгып тора. Үзенең шәһәр читендәге йортында социализм чорына караган көнкүреш әйберләреннән музей да оештырган», - диде Альбина.
Рөстәм Абязов - гаять үзенчәлекле шәхес. Аның инициативасы белән «Джинсы концерты», «Звезды из завтра» фестивальләре үткәрелә. «Әсәрләрнең тематикасына карап, смокинглар, озын күлмәкләр урынына джинсылар киеп чыгыш ясыйбыз. Мәсәлән, Казандагы «Социалистик көнкүреш музее»нда шундый концертларыбыз узды», - диде маэстро.
Ә «Звезды из завтра» фестивале - рес-публикада үткәрелүче «Созвездие-Йолдыз-лык»ның классик аналогы. Рөстәм Юнысович сәләтле балаларны сайлап алып, үзенең оркестры концертларында катнаштыра. Җәлилнең музыка мәктәбендә фортепиано сыйныфында укучы Гөлия Йөзлебаева, мәсәлән, оркестр белән чыгыш ясаган.
Ике сәгатьлек концерт бер сулышта узды. Ул тәмамланганнан соң да тамашачылар музыкантларны тиз генә җибәрмәделәр. Оркестр хөрмәт йөзеннән Салих Сәйдәшевнең «Наемщик» драмасына язылган көйне башкарды.
Наилә Ганиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа