Татарстанлыларны Әлмәт паблик-арты белән таныштырачаклар
Казанда "Сәнгать ишегалларында. Әлмәт буенча йөрүләр" китабын тәкъдим итәчәкләр.
Татарстанлыларны һәм республика кунакларын "Сәнгать ишегалларында. Әлмәт буенча йөрүләр" китабының презентациясенә чакыралар. Чарада авторлар белән танышырга һәм автограф-сессиядә катнашырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Тәкъдир итү 27 ноябрьдә Татарстан республикасы Милли китапханәсендә узачак. Чара 12.00 сәгатьтә башлана. Бу- «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының бәйсез «Юлбасма» нәшрияты белән уртак проекты.
Китап татар һәм рус телләрендә нәшер ителде. Басмада рәссамнарның Әлмәтне паблик-арт башкаласына әйләндерүләре язылган. Китап презентациясендә спикерлар сорауларга җавап бирәчәкләр, Әлмәтнең паблик-арты белән таныштырачаклар һәм китапның кем өчен һәм ничек барлыкка килүе турында сөйләячәкләр.
Адрес: Казан шәһәре, Пушкин ур., 86. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Шулай ук QR-код таләп ителә.
"Алтын алма турында әкиятләр" паблик-арт программасы Әлмәттә 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла башлады, ярдәмне "Татнефть" компаниясе күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа