Авылларда бәйрәм рухы
Иң яраткан Яңа ел бәйрәмен каршыларга санаулы гына көннәр калды. Бар дөньясында пандемия хөкем сөреп, санитар таләпләр катгый куелса да, бәйрәм итәсе килә шул.
Елдагыча, районыбыз авылларында балаларга да, өлкәннәргә дә күңелле булсын өчен зур хәзерлек барды. Һәркайда чыршылар бизәп куелды, кар сыннары ясалган әкияти бәйрәм мәйданчыклары булдырылды.
Аларны бизәүдә авыл җирлекләре башкарма комитетлары, Мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары һәм актив гражданнар бик тырышып катнашты.
Быел Багряж-Никольск авыл җирлеге үзенең боздан һәм кардан ясалган сыннары белән шаккатырды.
Дальняя Ивановкада яшәүчеләр бизәү эшләрен башкаруда хәтта агач, такта, фанера материаллары да кулланганнар. Әлеге фигураларның авторлары Михаил Новиков, Татьяна Артюхова, Рәмилә Новикова, Любовь Косова, Анна Акимшева, Ксения Новикова. Аларның эшләре авылга бәйрәм рухы иңдергән.
Чупайлылар ясаган ел символы - Юлбарыс фигурасы да соклану хисләре генә уята.
Сөләй урта мәктәбендә исә быел бик креатив Яңа ел фотозонасы булдырганнар. Аның авторы - математика укытучысы Роза Воробей. Фотозона укучыларның һәм педагогларның иң яраткан урынына әверелгән. Биредә һәркем истәлеккә фотога төшә ала. Яңа ел алдыннан мәктәптә иң яхшы кул эшләнмәсенә бәйге дә игълан ителгән булган. Җиңүче дип 9 нчы сыйныф укучысы Ирек Шәйхетдинов танылган. Ул папье-машедан искиткеч матур йорт ясаган.
Габдрахман авылында исә, һәр елдагыча, Яңа ел бәйрәмен җигелгән атлар, бизәлгән чыршы һәм искиткеч шәп концерт программасы белән каршы алалар.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа