Котлыйм алтын туй белән!
«Зәңгәр кыңгыраулар», «Кырга чыктым, юлга чыктым», «Якын дустың барын онытма», тагын бик күп җырларын яшь чактан ук яратып җырлыйм мин Клара апаның.
Әле авылда, Чистай якларында яшәгәндә «...Көз инде, бу кара көз инде», дип сузып җырлап җибәрәм дә: «Их, шушы Клара апаны бер күрсәң иде», дип хыяллана идем.
Раббыбыз, сорасаң, хак та бирә бит! Клара апаны күрү генә түгел, һәрвакыт янында булып, җитәкләшеп йөрү бәхете дә насыйп булды үземә. Әмма үзе мине беренче күрүдә бик үк колач җәеп каршы алмады!
«...Кирәк булса, бел син шуны
- шәүлегәнне сайратам,
Бик теләсәм, сандугачны
сайравыннан туктатам».
Бу юллар Клара апаның миңа дип язган беренче багышламасы. Язмамны шулай ерактан башлавым да Клара Гариф кызы Булатовага ихлас хөрмәтем әллә кайчан күңел түремә таслап салып куелганын аңлату өчен. Аллага шөкер, Клара апа иҗатымны да, үземне дә кабул итте.
И, гомерләрнең үтүе! Шушы көннәрдә Клара апаның Нәфис абый белән бергә гомер итүләренә 50 ел була. Нәфис абый белән иңгә-иң куеп иҗат дөньясында гизә Клара апа. Үзе яшәгән йортта музеен ачкан көннәрдә аларга барып аралашып кайткач, моңа тагын да инандым. Без чәй эчкән арада тәмле коймак пешереп сыйлады безне Нәфис абый! Дөресен әйтергә кирәк, Клара Булатова ире булу Нәфис абыйга да бик үк җиңелләрдән булмагандыр. Әмма ул шушы төбәкнең иҗатчылары, мәктәпләре, балалар бакчалары белән Клара апаның үзеннән дә активрак аралаша, очрашу көннәрен барлый, билгеләп бара.
Клара апаны үз кабыгындагы энҗе итеп, үз тәхетендәге түрә итеп Нәфис абый гына саклый ала. Төш-тән соң икеләр тирәсендә шалтыратсаң, ул әле ял итә, соңрак шалтыратыгыз, дип Нәфис абый җавап бирә. Яисә, ул әле чәй эчәргә утырды гына, торгызмыйк инде, ди, янә сөйләшергә насыйп булмый. Яшь булуның да, сау-сәламәт булуның да, хәтта тигез яшәүнең дә серен алар гына беләдер.
Кәҗә сөте белән куян итенә күчәм әле ел башы белән. Хәер, рәхмәт төшкерләре, менә ничә тапкыр инде, Клара апа әйтеп тора, Нәфис абый китереп тора. Туган көнемә куян ите булып тора. Уены-чыны шунда, туганнар, Раббым, үзләренә дә әҗер саваплары насыйп булсын.
Клара апаның бер йомшак ягын беләм мин, ул татар халык җырларын бик ярата. Җырлап җибәрүем була, шунда ук елмая һәм кушылып җырлый башлый. Үзе, мин җырлый белмим, ди.
Бүгенге көндә иллегә якын китабы булган, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Халык шагыйре Клара Булатова белән Әлмәт тә, без, язучылар да, чиксез горурлык хисе тоеп яшибез.
Аны тиз генә аңлап та булмый әле. Ул борынгы әбиләр кебек. Аның шаярып сөйләгәнен дә еллар үткәч кенә аңладым. Бервакыт Клара апа янына хастаханәгә апельсиннар алып бардым. Сумкамнан аларны чыгара башлагач: «Нигә бу кадәр күп? Бер-ике генә кыстыбый тыккан булсаң...» - димәсенме. Кызарып чыктым. Чөнки бервакыт: «Клара апа, сез шундый яшь күренәсез, нәрсә яратып ашыйсыз?» - дигәнемә каршы, «Апельсинны кабыгы белән ашыйм!» - диде. Мин, беркатлы кәбестә, шуңа ышанганмын. Ышаныла инде, Клара апа бит ул!
Клара апаның сөйләве буенча, ул Нәфис абыйны төшендә күреп көтеп алган. Һәм, Аллаһ хикмәте, бәхетле никах, бәхетле гомер! Таянычлары - улының гаиләсе, оныклары, дәвамчылары - шәкертләре бар.
Оныгы Гайшәнең дә инде ике китабы дөнья күрде.
Клара апа, Нәфис абый! Сезгә саулык-сәламәтлек, тигез гомер, бергә тапкан байлык-нигъмәтләрегезнең рәхәтен күреп, әле озын-озак гомер яшәвегезне телим. Бик ачуыгыз килеп туксаннарны узып та китәргә язсын әле. Үзегез әйтмешли, язсын, язмагае!
Клара апа һәм Нәфис абыйның алтын туйлары уңаеннан
Алтыннан да бәһалерәк
Сез гомер кичердегез.
Күңелләргә икегез дә
Үрнәк булып кердегез.
Клара апаның иҗаты
Алтынга тиң торырлык.
Бу - Әлмәткә, халкыбызга
Тиңдәшсез бер горурлык.
Яңа еллар сезгә бары
Уңыш кына китерсен.
Сезне иң бәхетле әби
Белән бабай иттерсен.
Мөслимлеләрне дә бүген
Искә алып куегыз.
Котлы булсын, гөрләп торсын
Сезнең алтын туегыз!
Иң изге теләкләр белән, Мөслим язучылары исеменнән Мөҗәһит
Иң изге теләкләр белән Миңзифа Әхмәтшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа