Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Кесәгә сыярлык китаплар

«Казан утлары» журналы яңа төрле - кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлауга бер ел булды.

Бу вакыт аралыгында шактый китап дөнья күрде. Аларның авторлары арасында халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова, Зөлфәт Хәким, Айгөл Әхмәтгалиева кебек укучыларга яхшы таныш язучылар да, әле танылу алырга өлгермәгәннәре дә бар. Бу татар әдәбиятын популярлаштыру, китап укуга мәхәббәт, кызыксыну уяту, телебезне саклау юнәлешендә бик кирәкле гамәл булды. Китап тышлыгындагы QR-кодны кулланып, фикерләшүгә дә күчәргә була. Бүген инде күпчелек китап укучы гына түгел, бар кеше дә QR-кодлар белән эш итәргә өйрәнеп җитте.

«Китапханә идеясен булдыру хыялы күптән бар иде инде. Без чыгарган китап кесәгә сыярлык, аны юлда барганда да укып була», - диде безгә «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Тарих бит ул спираль рәвешендә. Чит илләрдә инде электрон китаплардан китеп, яңадан басма китапка кайту күзәтелә. Тик бүгенге басма китап заман укучысының ихтыяҗын, куллану үзенчәлеген истә тотып басыла. Алар берсе дә 100 биттән артмый. Хисле дә, эчтәлекле дә, маҗаралы да. «Кеше хәзер телефон кулланырга өйрәнгән, китап та аннан зур булырга тиеш түгел», - дип саный «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та.

 

Әлеге китапларны «Әлмәт таңнары» газетасы редакциясеннән алырга мөмкин. Үзегезгә генә түгел, якыннарыгызга да киләсе бәйрәмнәргә бик матур бүләк булачак.

 

Кесә китапларыннан тыш, редакциябездә балалар өчен бизәкле заманча эшләнгән «Күңелле әлифба», кечкенәләр өчен буягыч китаплар, өлкәннәргә сканворд җыентыклары да алырга мөмкин. «Татмедиа» агентлыгы телебезне, милли басмаларны саклап калу өчен барлык чараларны куллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса