Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гаҗәеп коллективтан - гаҗәеп программа

«Әлмәт» иҗтимагый үзәгенең киноконцертлар залында «Бөек Болгарның гаҗәеп тарихы» дигән концерт узды.

Аны әлеге учреждениедәге төрки уен кораллары күргәзмәсе каршында оештырылган ансамбль куйды. Тәүге тапкыр алар узган елның җәендә үткәрелгән «Каракүз» фестивалендә чыгыш ясаганнар иде.

Билгеле булганча, халык уен кораллары күргәзмәсе «Татнефть» җитәкчелеге башлангычы белән оештырылды. Га-дәттә, музейларда экспонатларга кагылырга да ярамый. Ә биредә экскурсияләр вакытында гидлар (алар исә музыкаль белемле) уйнап та күрсәтәләр. Алай гына да түгел, коллектив оештырып, борынгы уен коралларына җан өрәләр, онытылып бара язган көйләребезне халыкка кайтаралар.

Концерт башланыр алдыннан тамашачылар «Идел буе халыкла-рының этник мәдәнияте һәм көнкүреше» дигән фотокүргәзмә белән таныштылар. Аклы-каралы фотосурәтләрдә - узган гасырның 70-80 нче елларында төбәгебездә яшәгән, милли киемнәр кигән, милли уен коралларында уйнаучы абый-апалар, әби-бабайлар. Фотоларның авторы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров. Геннадий Михайлович тумышы белән үзебезнең Әлмәттән, 4 нче мәктәпне тәмамлап, Әлмәт музыка училищесына кереп, Зәйтүнә Нәгыймовада (ул вакытта Гарипова) укый башлаган. Бераздан соң, бу эш минеке түгел, дип китә, геофизика конторасына урнаша. Беренче хезмәт хакына фотоаппарат сатып ала, аннан соң - «Нота» магнитофонын. Әмма солдат хезмәтен узгач, музыка аның күңеленә ныклап кереп утырганын аңлый. Туганы Дамир белән төрле авылларда борынгы җырларны, көйләрне яздыралар, сурәткә төшерәләр. Баштарак үзләренең керәшен кардәшләрен генә яздырсалар, соңрак татар авылларында борынгы бәет, мөнәҗәтләрне дә теркиләр. Элекке елларда һәрбер авылда 7-8 курайчы була, шулай ук скрипка, гөслә кебек уен коралларында да өздереп уйныйлар. Шунысы кызык, кышка себерке әзерләгәндә авылларда кура да җыеп киптерәләр.

- «Татнефть» ярдәме белән озак еллар яткан фотопленкаларны цифрлаштырдык, бәлки киләчәктә фотоальбом да дөнья күрер, ә менә магнитофон язмалары әле үз чиратын көтә, аларны да цифрлаштыру мөһим, - диде Геннадий Михайлович.

Концертта яңгыраган 10 композицияне Геннадий Макаров эшкәрткән. Тамашачылар җырчы-музыкантлар ярдәме белән Болгар кызлары-ның матурлыгына карап сокландылар, Казан ханлыгының язмышларын күз алдына китереп утырдылар.

«Татнефть» Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин билгеләп үткәнчә, компаниянең генераль директоры Наил Маганов инициативасы белән нефтьче-ләр каласында уникаль күргәзмә булдырылса, Геннадий Макаров гаять зур эшне кузгатып җибәрде.

Киләчәктә борынгы уен коралларын ясау, белгечләр әзерләү планлаштырыла. Ә җәй көне кабат үткәреләчәк «Каракүз» фестивалендә, һичшиксез, «Кадим Әл-мәт» коллективы да чыгыш ясаячак.

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса