Испан, рус һәм татар телләрендә яңгырады
16 февральдә «Нефтьче» Мәдәният сараенда Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» халыкара музыкаль-шигъри фестивале узды.
Бу фестиваль ТР Хөкүмәте белән берлектә «Арт-Линия» сәнгатькә ярдәм фонды тарафыннан оештырылды. Аның кысаларында концертлар республика күләмендә узган ел ахырыннан башланып китте.
«Арт-линия» фонды ярдә-мендә 2011 елдан башлап, Муса Җәлилнең оныгы - пианист һәм педагог Татьяна Малышева җитәкләгән балалар музыка коллективы барлыкка килде.
«Нефтьче»дә узган фести-вальдә III Халыкара «Җәлил укулары» конкурсы лауреатлары катнашты. Үлемсез шагыйрьнең шигырьләре музыкаль әсәрләр белән үрелеп барды.
Кунак итеп Сарман районы Җәлил бистәсенең М. Йөзлебаев исемендәге балалар музыка мәктәбеннән укучылар оркестры чакырылган иде. Әлмәт дәүләт нефть институты, музыка көллияте студентлары үзләренең чыгышлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Фестивальгә Мәскәүдән килгән катнашу-чы М. Җәлилнең 10 шигырен үзе испан теленә тәрҗемә итеп башкарды.
Әлбәттә инде, журналистларны Татьяна Малышеваның Җәлилнең башка балалары, алар белән бәйләнешләренең ни дәрәҗәдә булуы да кызыксындырды.
- Альберт Җәлилов инде вафат, аның балалары белән аралашмыйбыз. Ә башка гаиләсен белмим, - дип җавап бирә Татьяна Михайловна.
Фестивальнең Гала-концерты 23 февральдә Мәскәүдә узачак.
Кызганычка каршы, анда әлмәтлеләр катнаша алмыйлар. Чөнки әлеге конкурска соңга калып кушылганнар. Җиңүчеләрне Татьяна Малышева үзе сайлап ала. Бабасы Муса Җәлилнең телен белмәсә дә, шигырьләрне сайлау өчен эчке сиземләвем ярдәм итә, ди ул.
Фестивальне оештырганы өчен Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловская Татьяна Малышевага олы рәхмәтләрен җиткерде.
Җәлил испан телендә дә яңгырар ул, тик татар телендә онытылмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа