Өзелмәс җыр эзеннән
Календарьда истәлекле көннәр бик күп. Ләкин монысы үзгә. 15 февраль - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.
Татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә Җәлилне, аның үлемсез батырлыгын һәм иҗатын искә алырга җыелалар.
Ничек купшы яңгырамасын, аның исеме онытылырга тиеш түгел. Татар халкы өчен бигрәк тә. Чөнки ул татар милләтен дөньяга таныткан, башка милләт халкын татар алдында баш ияргә мәҗбүр иткән шәхес.
Татар халкының батырлык символына әверелгән шагыйрь Муса Җәлилгә куелган обелиск янына берәмләп тә, төркем-төркем булып та укучылар, кадетлар килә. Гомумән, бу инде күптәнге традиция. Муса Җәлилнең 116 еллыгына багышланган «Өзелмәс җыр эзеннән» дип аталган чараны Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге шәһәрнең мәдәният идарәсе белән берлектә оештырды.
Муса Җәлил безгә бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр. Дөресрәге, булмаска тиеш.
Тантананы ачып, сүз Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиевка бирелде. Ул үзенең чыгышында быел Муса Җәлилгә «Моабит дәфтәрләре» өчен Ленин исемендәге Дәүләт премиясе бирелүнең 65 еллыгы икәнлеген ассызыклады.
- Муса Җәлил... Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килә. Ә бит ул Оренбург даласындагы гади генә бер татар авылында туган. Тик андыйлар гасырга бер туа. Үлем җәзасына хөкем ителгәннән соң да иҗат итә алу - бу гайре табигый хәл. Шуңа да, үз вакытында аның батырлыгын, үлемсез иҗатын танып, советлар иленең иң югары бүләге бирелә.
Аның иҗаты, яшәве, хәт-та үлеме дә башында аңы, тәнендә җаны булганнарны уйландыра, кулга каләм алырга этәрә. Чарада Халык шагыйре, Г. Тукай премиясе лауреаты Клара Булатованың булуы, язучылар Миңзифа Әхмәтшина, бертуган Резеда һәм Лилия Фәрхетдиновалар, Денис Детистовларның, «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе әгъзаларының, район мәдәният идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Эльмира Хәсәнова, район мәгариф идарәсе начальнигының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сирена Җиһаншинаның катнашуы моңа дәлил.
Тантаналы чарада китапханә хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар катнашты. Шәһәрнең Коммунистлар партиясе вәкилләре дә герой-шагыйрьне искә алырга, һәйкәленә чәчәкләр салырга килгәннәр иде. Чыгыш ясаучылар, язучылар, кадетлар Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар, бер минут тын калып шагыйрьне искә алдылар.
Тик, ни кызганыч, әлеге чарада шәһәр хакимиятеннән бер кеше дә юк иде. Муса Җәлилгә хакимияттән бүләк кирәкми. Гомумән, Җәлилгә инде күптән бүләк кирәкми. Ә менә хакимият вәкилләренең үзләренә мондый чараларда катнашу бик тә кирәк. Алар бит шәһәрнең һәм районның «беренче» кешеләре. Сүз дә юк, Җәлилне алардан башка да зурлыйлар, тик аларның әлеге чарада катнашулары үзләрен бер башка югары күтәрер, халык, милләт белән санлашуларын күрсәтер иде.
Әйе, батырлык юктан бар булмый. Аны тәнгә түгел, ана сөте белән җанга салырга кирәк! Атаклы драматургыбыз Туфан Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» әсәрендә Мусаны тудырып үстергән, аны шундый итеп тәрбияләгән әнисе Рәхимә болай ди: «Яхшы бул, матур яшә! Илеңне, телеңне, халкыңны, моңыңны онытма. Үз моңын оныткан - бүтәннәр моңын ишетми башлый. Иманыңнан яза күрмә. Боларны мин сиңа әйтәм, син бүтәннәргә әйт. Бүтәннәр үзләреннән соң килгәннәргә әйтеп калдырсын». Шулай булганда гына без батырларыбызның исемен мәңге яшәтә алабыз!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа