Әлмәттә Галина Максимовна Грицишина истәлегенә багышланган «Единственная» («Бердәнбер») китабын тәкъдир итү чарасы узды
Әлеге китабында автор Әлфия Ярмиева нефть башкаласы тарихына алтын хәрефләр белән язылган легендар җитәкче хатын-кыз турында тәфсилләп сөйли.
Сессия кысаларында халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе Галина Максимовна Грицишина истәлегенә багышланган «Единственная» («Бердәнбер») китабын тәкъдир итү чарасы узды.
Әлеге китабында автор Әлфия Ярмиева нефть башкаласы тарихына алтын хәрефләр белән язылган легендар җитәкче хатын-кыз турында тәфсилләп сөйли. Фидакарь хезмәтләре һәм югары казанышлары белән әлмәтлеләрнең берничә буыны өчен үрнәк булып торган «бердәнбер» турында җан җылысын биреп яза.
Кызганычка каршы, «Единственная» - Әлфия ханымның басылып чыккан соңгы эше булды. Әлфия Ярмиева, үз күңеленең бер өлешен шушы китабында калдырып, вакытсыз арабыздан китте.
Мәхәббәт Шәриф кызы Гарифуллина, Галина Максимовнаның дуслары, шәһәрнең хатын-кызлар советы, нефтьчеләр китапны булдыруда зур көч куйганнар. Фәрит Мөхәммәтшин аларның барысына да әлеге китапта шәхеснең истәлеген мәңгеләштереп калдырулары өчен рәхмәт белдерде, Галина Грицишина турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Катлаулы 80 нче елларда бу кыю ханым Әлмәт халык депутатлары Советы башкарма комитетын җитәкли, республикада мондый вазифада булган беренче хатын-кыз ул. Галина Максимовна күп еллар дәвамында Әлмәт хатын-кызлар берлеге рәисе дә булып тора.
Презентация ахырында район башлыгы Тимур Нагуманов Фәрит Мөхәммәтшинга «Единственная» («Бердәнбер») китабын бүләк итте.
Резеда Исмәгыйлева
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа