«Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл-үл!»
Әлеге шигырь юлларын Муса Җәлил 13 яшендә иҗат иткән. Илгә, Ватанга тугрылык, батырлык шул вакытта ук бөреләнгән булган инде.
Герой-шагыйрь иҗатына битараф булмаганнар, батырлыгына сокланган бик күпләр бу күркәм традициягә тугры калды, бу юлы да һәйкәл яны гөрләп торды. Укучылар, студентлар, укытучылар, шәһәр активы, язучылар, хәтта суыктан курыкмаган балалар да килгән шагыйрь янына. Һәркайсы шигырь укый, ялкынлы чыгышлары белән күңелне кузгата. Әлмәтнең патриот егете, шагыйрь Денис Детистов та Җәлил иҗатына битараф түгел.
Җәлилне искә алу шәһәре-безнең үзәк паркында урнашкан «Ассоль» кафесында дәвам итте. Аны Идел буе халыклары әдәбияты китапханәсе мөдире Кадрия Сафина ачып җибәрде. Медицина көллияте сту-дентлары А. Исламова, М. Хәернасова, И. Мофазалова, Г. Әюпова, Д. Ситдыйкова, Д. Хәйретдиновалар хәрби киемнәрдән шагыйрьнең патриотик шигырьләрен укыдылар. Татар теле укытучысы Альбина Мусина студент кызларның күңеленә батырлык орлыкларын әнә шулай җиткерә. 2 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Д. Хөснуллин, В. Абравникова, Р. Вәлиуллина, Д. Шәяхмәтовалар да Муса Җәлил шигырьләрен ят-лаганнар. Каләмдәшләре-без Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар махсус шушы кичәгә, мәктәптә аерым бәйге уздырып, җиңүчеләрен генә алып килгәннәр. Монысы да зур хөрмәткә лаек.
Кичәдә катнашучылар герой-шагыйребезне олылап чыгыш ясадылар, Халык шагыйре Клара Булатова белән очраштылар. Шуңа да һәркайсының күңелләрендә сакланыр бу әдәби кичә дигән өметтә калабыз. Чөнки Халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, шагыйрә Клара апа Булатова әйткәнчә, Муса Җәлил шигырьләрен аягүрә басып сөйләргә кирәк! Бу кичәдә шулай булды да.
Миңзифа Әхмәтшина, язучы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа