Безнең оч әбиләре (хәятнамә )
Сезнең авылда ничектер, безнең авылда урам сүзе бик кулланылмый иде. Бездә - оч. Уразай очы, Мишәр очы, Өчиле очы.
Мин үзем Өчиленеке. Безнең «почмак»та өч әби бар иде. Кечкенә чакта безнең оч шуңа өч өйле дип атала дип уйлый идем. Баксаң, оч термины урам төшенчәсендә урысларда да бар икән. Диссертация язганда урыс авылы Кичүдә «Петров конец», «Баженов конец» дигән урамнар очрады.
Ярар, мин әллә кайда кереп киттем бугай. «Сүз башым бит Шүрәле» дигәндәй, минем бит сүзем әбиләр турында. Алар өчәү иде: Гыйшкия, Нурсинә, Фәхерҗинан. Һәркайсына аерым тукталыйм әле. Чөнки бит алар - бер гөнаһсыз балачагыбыз шаһитлары. Алар безнең очның участковые да, урам балалар бакчасының мө-дирләре дә, тәрбиячеләре дә, каравылчылары, пешерүче-ашатучылар - барысы да иде.
«Шул көенчә...»
Гыйшкия - иң өлкәне, иң карты. Ул минем әби. Безнең очлар аңа Гыйшкияттәй дип дәшәләр иде. Симез дә түгел, ябык та түгел. Кәкрәйми-бөкрәйми төп-төз килеш урам буйлап кайтканын хәтерлим әле. Аксыл җирлеккә ал лалә чәчәкләре төшкән күлмәк кигән. Аны ике яктан чеметеп кенә ыштан бөрмәсенә кыстырып куйган. Ул бик матур булып тора. Күлмәк өстенә пинжәк кигән. Ачык яшел җирлеккә аллы-кызыллы чәчәкләр төшкән яулыгын таратып япкан. Яулыгы астыннан аермасын кыл уртадан ачкан ак чәчләре күренә. Ике бит алмасы кабарып тора. Очлаеп алгарак чыккан ияк. Авызында ике теше. Бу минем балачак сурәте. Нәкъ шундый ук яшел яулыкны мин «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Йөзембикә ролен башкарган Рузия Мотыйгуллинада күреп исем китте. Бу бит безнең әбинең яулыгы!
Әби мине бик ярата иде. Бер елны Казахстаннан кунактан кайткач, пенсиясен юллап йөргәндә, ул егылып аяк-кулын сындырды. Аны больницага салганнар. Өйдәгеләргә кемдер килеп әйтте. Март ае иде. Мин мәктәптән кайтканда әни каршы чыкты. «Әбиеңне алып кайттык. Исәнме, әби, дип кереп исәнләш», диде. Әби елдан артык гипсланган килеш урын өстендә ятты. Мин һәм сеңлем, яныннан китмичә, аны карадык. «Әбиләрен караган кеше бәхетле була», дия иде безгә әни.
Бик күпне күргән, бик карт иде инде ул. Бабайны белмибез дә. Ул безнең әни килен булып килгәнче үк үлгән. Гражданнар сугышында катнашкан була. «Чапаев белән сугышкан», дип сөйли иде әби. Егерме беренче елгы ачлыкта Самара якларына китеп, баржада идән, савыт-саба юганын сөйләгәне истә.
Аның сандыгы гомер буе серле дөнья булды. Нәрсәләр генә юк иде анда. Мин белгәндә дә «заем» дип аталган аяк чолгавы кадәр зур, аннан кечерәк «акчалары» бар иде. Һәм үлемтек әйберләре. Аларны һәр җәй ишек алдындагы кер бавына элеп җилләтәләр иде.
Ел ярымлап урын өстендә ятканнан соң, әби култык таяклары белән йөри башлады. Безнең очта гына түгел, авылда иң карты булгандыр ул. Мин белмәгән туганнары да «абыстай» дип аңа сәдака китерәләр иде. Сәламәтлеге какшаса да, гайрәте нык иде әле аның. Үлгәнче кайнана булудан туктамады. Басуда чөгендер кәтмәнли торган вакыт. Төш вакытында өйгә кайттым. Кухня идәненә аяк ябыша. Әнигә ачуы килеп, шикәр комы салган банканы идәнгә бәргән әбиең. Кайнана менә шундый була ул! Ә без аны барыбер ярата идек.
Әбинең олы улы сугыш инвалиды булгач, Мактамадан аның гаиләсенә фатир биргәннәр иде. Без аны зур әти дип йөрибез. Култык таягы белән йөргәч, үз йомышына йөрергә җайлы дип, өйдәге киленнән туеп, кышларын азрак аларга торырга китә иде. Ә аннан соң безне, әнине сагынып кайта. Гомер буе әни теккән күлмәк кенә киде. Без дә аны бик сагына идек.
Мин кечкенә чакта өйләрендә әбиләре булмаганнарга гаҗәпләнеп карый идем. Ничек инде әбисез яшәп була? Ул безгә «Йосыф кыйссасы»н сөйли. Аның бөтен сүзе «Шул көенчә» дип башлана иде. Әби, теге коега салганны сөйлә әле, дип кырыена килеп ятабыз. Бик матур итеп «Сак-Сок бәете»н көйли. Никадәр ишеткәнем бар, тик аның кебек матур көйләгәнне тыңлаганым булмады.
Ашарга-эчәргә аны чакырырга, ул эчке өйнең иң түрендә ята, намаз укыганда чабышырга, кычкырышырга ярамый, мунчага беренче ул барырга тиеш. Әти-әни эштә булганда ул өйгә командир, бригадир. Чөнки әни биргән «нәрәтне» ул контрольдә тота: су ташыдыңмы, казан астына яктыңмы, тавыкка бәрәңге пешер, әниең кайтуга чәй куй. Озак вакыт бәбкә саклау әле аның эше иде. Мин аның намаз укымаган чагын хәтерләмим. Тик шунысы бар иде, аның намазы гел кичке аш вакытына туры килә. Калган намазларымны укыйм әле мин, дия иде ул. Ну гырлап та карый иде йоклаганда. Ябык кына, кеп-кечкенә әбидән ничек чыккандыр ул. ДТ тракторы бүрәнә сөйрәтеп кайтканнан ким булмый иде.
Мин бервакытта да аның авырганын хәтерләмим. Авырмый иде бугай ул. Әрем-не чүмечтә кап-кара чәй кебек кайната да, шуны эчә иде. Аны эчкәннән соң нинди чирең калсын ди инде.
Картайды. Җәйләрен иртәнге кояшта бераз җылына да, аннан соң күләгәгә, мунча баскычына барып утыра. Төш авышканда капка төбендәге усак күләгәсенә күченә. Бераздан Фәхри әбинең өй артына. Аяк астына картон җәя дә, калошларын салып, оекларын сыдырып төшерә. Борыны, битләре кояшта янып, купшакланып чыга. Безнең бакчада бик күп матур чәчәкләр үсә иде. «Мин үлгәч өстемә менә бу чәчәкләрне утыртырсыз», дип таягы белән чәчәкләргә төртеп-төртеп күрсәтә иде ул. Кеше матурлыктан бервакытта да туймый икән. Үлгәч тә кирәк.
Бик якын ул миңа. Аның белән бик рәхәт иде. Күрше Маһирә әбинең мәетен зиратка алып киткәннәрен күргәч, мин: «Әби, Маһирә әбинең раскладушкасы булмагач, агач баскычка салып алып киттеләр. Без сине раскладушка белән алып барырбыз», дигәнем истә. Бала бит, катыга яткырасым килмәгәндер инде.
Әби әле мине армиягә дә озатты. Мин гыйнварда ялга кайткан идем. Китәргә дип чыккач, тәрәзә кагып кире чакырып кертте. «Улым, мин инде кайтканыңны башка күрмәм», дип озатып калды. Ул март башында үлде. Мин кайттым. Аны да зиратка Маһирә әбине алып киткән «агач баскыч»ка салып алып бардык. Йөз яшенә якынлашып килгән кечкенә генә, ябык кына әбине салкын җиргә куясы килмәде. Һәм мин, өлкәннәрнең ризалыгын алып, аның астына мамык одеял җәеп калдырдым. Ходай кичерсен. Зират буендагы машина эзеннән язгы гөрләвекләр ага башлаган көн иде ул.
«Атагызга әйтәм»
Нурсинә әби безнекеннән шактый яшь иде әле. Аңа безнең әни «Нурсинә астай» дип дәшә иде. Ул да бердәнбер улы, килене, оныклары белән яшәде. Тәбәнәк буйлы, төптән юан. Мин кечкенә чакта ул әле колакчынлы ирләр бүреге киеп, җир җимертеп дөнья көтә иде. Аңа да күлмәкне безнең әни тегә иде. Безнең очтагы бөтен әбигә дә әни тегә иде шул. Ул чүпрәкләрнең исемнәрен белмим. Гадәттә, ул ниндидер марля кебек ак чүпрәккә ал гөлчәчәкләр төшкән күлмәк кия иде. Аның өстеннән песи тәпие эзе төшкән кара бизәкле кызыл вилвит халат киеп куя. Үзбәкләрнең чапаны урынына. Мин аның ниндидер кышкы киемнәр киенеп йөргәнен гел хәтерләмим. Вәт менә ул командир иде. Үзенең малайлары, кияве белән тәмәке тартып торган улы, капка төбендә әбиең күренүгә, тәмәкесен яшерә. Капка төбендә такта тибешле уйнаган бала-чага да аның бер тавышыннан, сибелгән борчаклар кебек, таралып бетә иде. «Атагызга әйтәм» дип бер генә кычкыра иде ул. Югыйсә тол калып бер ул үстергән. Бер сабые сугыш вакытында авырып вафат булган. Ир-ат булмаган йортта «ата» сүзе бик зур көчкә ия булган, күрәсең.
Холыклары безнең әнинеке белән охшашрак булгангамы, серләре бик килешә иде аларның. Икесенең дә тавышлары ярты авылга ишетелерлек. Шуңа да икәү бер-ике самавырны бушатканчы чәй эчкән чаклары була. «Кая, кызый, чәең бармы? Яса тагын», дип, ах-ух килеп, тирли-пешә чәй эчәр иде.
Тумышы белән ул Лениногорск районы Зәй-Каратай авылыннан. Әбиләр сөйләве буенча, әтисе хәлле кеше булган, Сабир исемле. Кулак дип сөргенгә сөрмәсеннәр өчен, Нурсинәне безнең авылның Сәмигулла исемле ятим егетенә кияүгә биргәннәр.
- Сәмигны намаз укырга өйрәтәм бервакытны. Аны алга бастырдым, үзем инде аның артына. Иелгәндә башым ялгыш моның артына тиде бит. Ах, фәлән-төгән, диде дә, торып китте, - дип көлеп искә ала иде ул. Өйләрендә чын хуҗабикә иде. Үзен тотышы, нык басып йөрүе, тавышы. Тыйнак кына, матур итеп көлә дә белә иде. Гел эштә булды.
Безнең әби «Нурсинә, кил әле, әзрәк утыр», дисә, «Ыхы, беткән ди минем эшем, синең кебек утырып торырга», дия иде. Көч-егәр барда капка төбендә утырып торып булмыйдыр шул. Ачның хәлен тук белми дигәндәй, ул вакытта хәлсез-көчсез күләгәдән-күләгәгә күчеп йөргән Гыйшкия карчыкның хәлен аңларга вакыты булмагандыр. Энеләре күп, «абыстай» дип кенә торалар иде. Хәлле гаиләдә үскәнгәдер, бөтен нәрсә дә вакытында булырга, кешедән ким булмаска дигәнрәк план белән яшәгәндер. Чөнки берсендә безнекеләр печән алып кайткач, алар алып кайтты инде, ә безнекеләр һаман алып кайта алмыйлар, дип елап утырганы исемдә.
Вакыт узды. Егәре беткәч, ул да капка төбендәге утыргычка чыкты. Күрше булгангадырмы, ике йортны бер итеп йөргәнгәме, безгә дә бик якын иде Нурсинә әби. Инде тавышы да алай көчле чыкмый. Хәзер инде ул безнең әнигә, кил әле, әзрәк утырып тор, дия иде. Тик әле ул вакытта безнең әнинең капка төбендә утырыр чагы җитмәгән иде. Утырырга өлгерә дә алмады.
Прачай-пака, дай рука
Кая бардың, кайда йөрдең, кайдан кайтып киләсең, дип каршына чыгар иде ул. Монысы Фәхерҗинан әби. Без аны Фәхри әби дип кенә йөри идек. Төз, шәп гәүдәле. Уңган-булган, эшчән әби. Без кечкенә чакта аның өе почмакта, бакчалар эчендә, аулакта качып кына торган кебек иде. Җыйнак кына өй, бакчасында 3-4 шомырт куагы, кура җиләкләре, карлыган. Әле кап-кара сыеры да бар иде. Бакча башындагы сазлыктан, авыл халкы аны Ачы дип йөртә, күрән чабып, кышлык печән әзерли. Аннан шуны сәнәгенә кадап, баш очына күтәреп ташый иде. Бераздан инде сарыклары гына калды.
Аның бакча башы су буена төшә. Җәй буена бала-чага шунда су керә. Су кереп кенә калсак бер хәл, без, аның берәр җиргә киткәнен белсәк, көтүебез белән шомырт ашарга үрмәли идек. Ишек алдында Фәхри әби күренүгә бөтенебез, трусыйдан гына, сыдырылып койма буендагы кычыткан эченә төшәбез. Аннан инде утырабыз суда, әрнегән тәннәрне уып.
Ул үзе генә яши. Көтүдән кайтмаган сарыкларны эзләргә аның белән бара идек. Гадәттә, алар Зират башы дигән урында була иделәр. Бер тапкыр сарык эзләргә барган җирдән ул мине зиратка алып керде. Иренең, иренең энесенең, яшьли үлгән малаеның каберләрен күрсәтеп дога кылды. Нишләп мине ияртеп керәсе иткәндер. Үзенә күрә бер иптәш санагандырмы, яисә карчык кеше, бала булса да ир-ат дип, мине ияртәсе иткәнме? Миңа «авыл карты» дия иде. Ул шулай балалар ияртеп йөрергә иренми. Хәтерләсәгез, элек каты җептән үргән сеткалар бар иде. Көзен, Фәхри әби белән басуда чөгендерләр алгач, казларга ашатырга дип, алынмыйча җирдә калганнарын казып алып кайта идек. Аны да әле курка-курка, качып кына. Югыйсә барыбер кырда кала иде.
Ялгыз яшәгәч, көзен совхозга шефка килгән егетләрне аңа фатирга кертәләр иде. Татар егетләре генә түгел, урысы, чувашы... Үзенең дә телгә һәвәслеге булгандыр, урыс егетләре белән сөйләшкәләп, шактый матур гына урысча да сукалый. Бер сукранмый, зарланмый иде ул. Үзенә күрә иптәш тә булганнардыр, малларына да акмаса да тамгандыр. Аннан, йорт тирәсендә дә ир-ат кулы. Кайбер елны әле укытырга килгән яшь укытучы егетләрне дә аңа кертәләр иде фатирга.
Ул бик шаян, шук иде. Күлмәк-чалбарыңның берәр тишек җире булса, шуннан бармагын тыгып кытыклап, я чеметеп ала иде. Мин аның холыксызланганын, кычкырганын хәтерләмим. Булса да шул шомыртка кергәндә эләгә. Кемгә кем килгән, кайчан килгән, кайчан киткән, ул барысын да белә. Берәрсе килеп китүгә, «Кызый, кем иде ул?» дип кереп җитәр иде.
Тумышы белән Ормышлыдан иде Фәхри әби. Язмыш аны шактый талкыган. Мин белгәндә аның «бабасы» юк иде инде. Озак авырып үлгән. 17 яшьлек малаен да җирләгән булган.
- Иртәгә Сабантуй дигән көн иде. Мин Сабан туена дип күлмәк тегеп утырам. Эштән кайткач иптәш малайлары белән су керергә төшеп киттеләр. Шуннан кече улым - Мөдәрис абыең йөгереп кайтты. Инәй, син монда күлмәк тегеп утырасың, су буенда абый үлеп ята ди. Гел сай җирдә генә үлгән, балакаем. Яшьләр бит, бер-берсе белән уйнаганнар. Минем Мисгать суга чумган да, чыгам дигәндә генә иптәше машина баллоны белән башына баскан. Тын ала алмаган. Үтерәм дә димәгән инде, нихәл итәсең. Гомере бетәргә бер сәбәп булгандыр, - дигән иде ул тыныч кына. Ул вакытта миңа гына тыныч кебек тоелгандыр инде. Җанында ниләр актарылганын кем белгән.
Әллә инде кече кызы Илгизә апа кияүгә чыккач, әллә болай гына берәр баласына кунакка киткән булдымы, без аның өендә калдык. Мин, абый, күрше Сирень абый. Тагын кемнәр булгандыр, көтүебез белән аның өендә кундык. Уразай очында яшәүче кызы Мөнәзилә апайның балалары - Фәния, Рәйсә белән Равил дә булгандыр инде. Шунда Фәхри әби өендә ашаган кайнатманың тәмен бүтән беркайда татып караган булмады. Ул әллә искергән, ачый башлаган кәрәзле бал иде, каралып шикәрләнгән. Әллә озак торып шикәрләнгән җир җиләге. Чын, шундый тәмле иде ул.
Тәрәзәсеннән бакчасы, су буе, Шарлык, андагыларның йортлары күренә. Шарлыкта яшәүче Сәгыйдулла абыйлар аңа кич белән ут кабызыр өчен ориентир. «Хәбекиләр ут кабызган» - ярый, «Әле Хәбекиләр дә ут кабызмаган» - димәк, әле иртәрәк.
Су алып менеп биргәнгә бик күңеле була иде. «Мин күрше әбигә су китерә идем дә, аягың-кулың сызлаусыз булсын дип кала иде», дип гел шул бер әйберне искә төшерә. Ник бер нәрсәне кабатлап тора икән бу дия идек. Хәзер аңладым, чөнки үземнең аяк-куллар сызлый башлады. Үзеннән-үзе бер нәрсәне кабатлый башлыйсың икән. Шундый да вакыт җитә.
Авырды Фәхри әби. Үзе генә яши алмагач, кызы Мөнәзилә апай тәрбияләде. Ялгыша да башлады. Тик гомер иткән, балалар үстергән нигезен ялгышмады. Күрми калсалар, тиз генә безнең очка төшә иде. Инде әллә кайчан сатып җибәргән кара сыерын эзли...
Без кайда да булса киткән чакта, капка төбенә басып «Прачай-пака, дай рука, дәсвидәнҗә товарищ» дип озатып кала иде. Соңгы йортына без аны Уразай очыннан, кызыннан озаттык. Ләкин ул барыбер безнең оч әбисе булып калды. Прачай-пока, дай рука, дәсвидәнҗә, Фәхри-Фәхерҗинан әби.
Рәфкать Шаһиев
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа