Көләсем килә дип торам, елыйсым килә икән
Гаяз Исхакый булгач, Айдар Җаббаров дигәч, яхшыны өмет итеп бардым. Шулай да куркып кына.
Гадәттән тыш нәрсәдер булачагын сизендем: я ул бик сагындырган традицион драма, яисә эт - баш, сыер - аяк, кеше аңламый торган, югары дәрәҗәдә катлаулы математик мәсьәлә булыр дигән идем.
Икесенең берсе дә булмады. Ләкин, Клара Булатова сүзләре белән әйтсәк, көтелгәннән яхшы булды.
Әллә әлеге әсәрне үзем бик яратканга, әллә команда шул дәрәҗәдә оста, аңлаешлы эшләгән, бәйләнчегрәк кеше булуыма карамастан, бер бәйләнер урын да тапмадым, дисәм дә була. Кайбер кытыршылыклар әкрен генә шомарыр, алар гомуми кыйммәтне югалта торган түгелләр.
Артистларга күчкәнче, башта гомуми якка, сәхнәгә тукталыйм. Режиссер шартлылыкны шулкадәр оста файдаланган, гади дә, фәлсәфи дә, аңлаешлы да. Бармактан суырып утырырга кирәкми. Карагыз сез сәхнәнең һәрвакыт селкенеп, чайкалып торуына. Ә бит чыннан да шулай, ни Шәмсинең, ни Аннаның басып торган җирләре ныклы түгел. Селкенеп, кайчан да булса бер үзенә суырып ала торган сазлык кебек. Гомумән, танышып, беренче ясаган адымнары да тайгак юлдан булды. Шәмси белән Анна бер-берсенә тотынып-ябышып тайгак юлдан киттеләр.
Тагын бер бик тә уңышлы табыш - ул өстәге көзге, җир-дәге гамәлләрнең югарыда чагылышы. Тик читтән матур күренгән күренеш-ләр һәм безгә - тамашачыларга күренми калганнары «югары»да бер дә матур күренми. Монда режиссерның профессионаллыгына сок-ланмый мөмкин түгел. Япма астындагы Шәмси белән Аннаны тамашачылардан туачак җаннар - ике фәрештә дә каплап тора. Тик өстә барыбер күренә икән бит...
Анна машинка төймәсенә басканда чыккан тавыш тора-бара чиркәү чаңына әй-ләнә. Шәп бит. Нинди оста бәйләнеш! Алга таба бу чаң тавышы авыру Шәмсине саташтыра.
Хореограф С. Гуржиева куелышындагы хәрәкәтләр шулкадәр уңышлы. Анда бер артык әйбер юк. Аның буталчык хәрәкәтләренең үз тәртибе, үз матурлыгы. Ут буенча рәссам О. Окулованың эше дә мактауга лаек. Ул ни-гездә ике төс: ак һәм кара, яктылык һәм караңгылык аша бөтен фикерне әйтеп бирә алган.
Спектакльнең сценарий, инсценировка авторы һәм режиссеры бер үк кеше булу драманы тулыканлы итеп ачу мөмкинлеге биргән. Фикерне бер җепкә тезә алган. Алда әйтеп үткән шартлылык та, режиссерның татар милләтеннән булып, шул менталь якны тоя алуыннанмы, әллә аның һөнәри осталыгына бәйле, бик уңышлы чишелгән. Яшь режиссер Айдар Җаббаров бер гасыр элек язылган әсәргә бүгенге көн сулышын өргән. Әлеге синтез бик отышлы килеп чыккан. Бу бигрәк тә Шәмси белән Аннаның бозлавык юлдан баруында уңышлы күренә. ХХI гасырның тыйнак Анна Васильевнасы ничек итеп замана туташларына хас елгырлык белән Шәмсинең тез башына менеп «кунаклый». Айдар Җаббаров, Гаяз Исхакыйдан ерак китмичә генә, катнаш никахлар фәлсәфәсенә заманча караш ташлаган.
Инде артистларның уенына тукталыйк. Артист Айрат Мифтахов Шәмсине шулкадәр тере, җанлы итеп ачып бирде. Тамашачы көткәннән дә зуррак канәгатьләнү алды. Тышкы кыяфәте, килеш-килбәте белән ул авыллыгы чыгып бетмәгән, үз чорының типик бер егете. Шул ук вакытта анда бүгенге заман мутлыгы, елгырлыгы ярылып ята. Башта аның үз-үзен тотышына карап, комик образ буларак кабул итәсең. Ләкин Айрат-Шәмси кульминацион ноктага бик яхшы, ышандырырлык итеп барып җитте.
Җанының бәргәләнүләре вакыты белән хәтта тышка чыкты. Көлеп-шаярып, яшәү дәрте ташып торган Шәмсидән тамаша ахырына җан газапларыннан интеккән, инде балалары туган, ә үзе һаман өйләнмәгән Шәмси «шәүләсе» генә сел-кенә иде. А. Мифтахов Шәмси булып яши алды. Гаяз Исхакый язганча, Анна башта аның өчен Анна Васильевна, аннан Анна, ахырда инде марҗа булып калды.
Миләүшә Хафизова иҗат иткән Анна шактый катлаулы образ. Яшь булуына карамастан, артист героинясын тулыканлы итеп гәүдәләндерде. Ул үзенең уены белән Шәмсине ачарга ярдәм итте. Миләүшә-Анна Шәмсине
аңларга тырышкан да кебек, татар музыкасын да тыңлап карый, биергә омтылып хәрәкәтләр дә ясый. Аның сәламәтлеген кайгырта, үзен онытып, Шәм-си өчен яши кебек.
Ләкин ул барыбер марҗа булып кала. Аның үз иманы, үз дине, үзенең яшәү рәвеше, үз менталитеты, табыныр, багыныр, төртенер өчен үз кыйбласы бар. Анна алардан китә алмый.
Гомумән, Шәмсине күпме генә яратса да, мәхәббәт хакына дип үз диненнән ваз кичү Анна-Миләүшәнең башына да кереп карамый. Әллә мәхәббәтнең күзе сукыр дип әйтәселәре килде, мин Аннада җылылык, наз тоймадым. Бәлки бу артистның табышыдыр, Миләүшә Хафизова Аннаны уңай, шул ук вакытта салкын образ итеп яшәтә алды.
Фәрештә - туасы кызлар бер яктан режиссер ачышы булсалар, икенче яклап үз уеннары белән тамашачыны сокландырдылар. Сагышлы булса да яктылык биреп тордылар. Д. Фазлыева һәм Э. Сәйфетдиновалар бер-берсен кабатламый торган образ тудырганнар. Соңгысының уены күңелгә бигрәк тә хуш килде.
Динар Хөснетдинов начар образ тудырырга тиеш түгел иде, бу шулай булды да. Әсәрдә булмаса да, спектакльдә барлыкка килгән имамның вәгазе беркадәр сарказм белән бирелсә дә, шулкадәр үтемле, чын иде. Аның башкару осталыгы таң калдырды. Әйтерсең, гомер буе менбәрдә вәгазь сөйләп көн иткән. Динар Хөснетдиновның имамын күп кенә дин әһелләренә күчергеч итеп күрсәтсәң дә таман булыр иде. Әлбәттә, рухи яктан күчеш ни дәрәҗәдә артист өчен авыр булганын үзе беләдер. Ул Атакайны да бер хилафлык китермичә, үзенчәлекле итеп ачып бирде. Никадәр генә дус-тату яшәсәк тә, ике дин ул ике төрле яшәү рәвеше, ике дөнья икәнне һәр ике образда ачып күрсәтә алды.
Татар спектакльләре го-мер-гомергә җыр-моң белән үрелеп барды. Җыр тамашачыларны тарту көче-нә ия. Фаил Сафиуллин башкаруында яңгыраган башкортларның «Ирәндек», татар халкының «Тәфтиләү» җырлары җаннарны айкады. Аның басып торышлары, тавышы, хәрәкәтләре иркенлек, бәйсезлек, горурлык белән тулган. Чөнки аның янәшәсендә үзенең башкорт бичәсе - артист Римма Заһидуллина утыра.
Яшь артист Нәфис Газиев эпизодик рольләре белән тулысынча ачылды. Бигрәк тә Анна каршында биюе һәм Шәмсине каршы алган малай тамашачыны сокландырды. Бер-берсенә капма-каршы образлар спектакльнең матур бизәге булдылар.
Беркөнне артист С. Маковецкий белән әңгәмә укыган идем. Ул үзе уйнаган комедияне карарга әнисен алып килә. Спектакль тәмамлангач әнисе янына төшсә, әнисенең елаудан күзләре кызарып беткән. Әни, ник елыйсың, дип гаҗәпләнгән артист. Бик кызык булды, елыйсым килде, ди әни кеше. Минем дә, көләсем килә дип торам, елыйсым килә икән. Әлмәт театрының иҗат командасы чын мәгънәсендә катнаш никах мәсьәләсе, бүгенге милли үзаң хакында уйлау өчен мәйдан ачты. Әсәрдә Шәмси кабаттан Анна янына әйләнеп кайтса да, режиссер моны ачык калдырган, тамашачыга сайлау мөмкинлеге биргән. Афәрин, театр! Афәрин, иҗат командасы!
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа