Әниемнең бирнә сандыгы
(Музейдагы бер экспонат тарихы)
Үзе - шкаф, үзе - карават, үзе - өстәл. Йә, табышмакның җавабын кем белә? Сандык ул! Яшь киленнең бар дөньясын сыйдырган бирнә сандыгы!
Туган йорт җылысы да сыйган үзенә, күз нурларын түгеп чиккән сөлге-тастымалы, яулык-күлмәкләре, сабын-кершәне дә, балалардан яшереп, кунакларга дип сак-ланган конфетлары да...
Сандык - күп серләрне үзенә сыйдырган тарих ул. Анда татар халкының эшчәнлеге дә, осталыгы да, әбиләребезнең, әниләребезнең күңел серләре дә, шатлыгы да, моңсулыгы да, шатлык һәм кайгылары да тупланган.
Бездә дә бар ул кадерле ядкарь. Әнием Расиханың килен булып төшкәндәге бирнә сандыгы. Ул минем шәхси музейның башлангыч экспонатларыннан берсе. Башка кешеләр өчен әһәмиятле булмаса да, матурлыгы, бизәлеше белән аерылып тормаса да, минем өчен бик мөһим экспонат. Ул - әнинеке! Аны әниемнең әтисе Вафин Сафа бабам үз куллары белән ясаган. Бабай авылда балта остасы булган. Шул уңайдан әйтеп үтәсем килә, Мәмәт үз заманында балта осталары, агач эшкәртеп, чана, гөбе, тәпән ясаучылары, чабата үрүчеләре белән дан тоткан авыл.
Әйткәнемчә, сандык минем өчен зур истәлек. Балачакта ул минем өчен карават та, ашка җыйганда балалар җыелып утырып ашый торган өстәл дә, уен урыны да булып торды. Качышлы уйнаганда, сандык эчендә яшеренеп ятып, йоклап китүләр дә булды инде.
Сандык гаиләнең кадерле әйберләрен саклау урыны булып та торды. Үзенә күрә бер сейф. Шунда ук тәм-том, кунаклар килгәндә генә чыгарыла торган конфетлар, как, җимешләр дә булырга мөмкин иде. Заманалар үзгәреп, без бераз үсеп җиткәч, аның эчтәлеге дә үзгәрде. Анда кызыл башлы тас-тымаллар, озын чуклы ефәк шәл, күн читекләр, кәфенлек, үлемтеккә дип җыйган яулыклар тулды. Дөресен әйткәндә, төп йортка әнинең үзе белән бергә килеп, бергә картайган ул.
Балачактан шуны да хәтерлим: сандыкны тагын да матурайту теләге белән, ак буяу табып, бизәкләр ясап куйганмын. Әти-әни күреп: «И-и-и, бигрәк матур бизәгәнсең, улым!» - дип елмаешканнар иде. Бу бизәкле сандык бүгенге көндә балачагым истәлеге булып музей түрендә тора. Аңа карыйм да көлемсерәп куям. Әтиләрнең ни-гә елмайганын да тө-шендем. Нинди оста рәссам булганлыгымны шушы фотога карагач аңларга була.
Әйе, зур тарих - милләт, халык тарихы бер экспонаттан башлана да инде. Беренче карашка бик гади генә сандык. Ләкин ул безнең гаиләнең генә истәлеге түгел, ә авылдашларымның осталыгына тере шаһит булып тора.
Марат Ситдыйков Мәмәт авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа