Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә театр көнен билгеләп үттеләр

Әлмәтлеләр алдында шәһәр һәм районның барлык артистлары чыгыш ясады.

28 март көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында Халыкара театр көне уңаеннан «Космос кебек бәйрәм" чарасы узды.

Бәйрәм көнендә бер сәхнәдә шәһәребезнең профессиональ һәм һәвәскәр театрлары: Әлмәт татар дәүләт драма театры, «Легкие крылья» урам театры, «Фристайл» заманча бию студиясе, Әлмәт музыка көллиятенең театр иҗаты бүлеге, «Иске Әлмәт» мәдәният йортының «Дар» һәвәскәрләр театры студиясе җыелды.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Әлмәттә «Театрлар берлеге» оештырылды, аңа татар драма, урам һәм курчак театрлары актерлары керде. "Космос кебек бәйрәм" спектаклен Әлмәтнең нәкъ менә шушы коллективлары әзерләгән иде. «Интернет» планетасыннан килгән төп герой галәм театр дөньясына чумды һәм әлеге галактиканың һәр театраль планетасы белән танышты.

Бу спектакль аша тамашачылар чын театрның нәрсә икәнен белә алдылар. Театр-ул актерлар гына түгел, анда классик театр да, урам театры да, курчак театры да, буффонада театры да, Әлмәт музыка көллияте дә бар. Алар барысы да тату һәм тандемда эшлиләр.

Кичә ахырында сәхнәдә актерларны гына күрергә күнеккән тамашачылар театрларның төп юл күрсәткечләрен – аларның җитәкчеләрен күрделәр. Әлмәт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева театр тормышына катнашы булган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде: "Шәһәребезне, тирә-юнебезне төзекләндерү буенча шундый зур эш башкарганыгыз өчен зур рәхмәт. Театр ни өчен кирәкме? Театр кешегә, бигрәк тә кеше булып калсын өчен кирәк, дип кабатлап тормыйм. Мондый коллаборатив чыгышлар-дөрес юл. Талантыгыз, осталыгыгыз, җылыгыз, энергиягез өчен рәхмәт. Барыгызга да уңышлар, уңышлар һәм тагын бер кат уңышлар телим. Һәм, әлбәттә, без алга таба да үсеш юлында бергә булырга тиеш. Рәхмәт сезгә, тамашачылар!"

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса