Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә узган “Татар кызчыгы -2022” бәйгесендә 10 нәни татар кызы катнашты

30 март көнне 47 нче “Энҗе бөртеге” мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә “Татар кызчыгы -2022” бәйгесенең йомгаклау туры булып узды.

Җәмәгать эшлеклеләре, бакча мөдирләре, белгечләрдән тупланган жюри әгъзалары сайлап алу турын узган 10 кызның чыгышларын бәяләделәр.

Чарада катнашучыларны  мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары, “Ак калфак” оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Сиринә Җиһаншина  сәламләде.

Бәйгедә кызлар  үзләре белән таныштырдылар. Бәйге дәвамында алар үзләренең туган телләрен белүләрен, артистлык осталыкларын, сәхнәдә үз үзләрен яхшы тотуларын күрсәттеләр. 


Җиңүне 21 нче балалар бакчасыннан Зилия Шәфикова яулады. Икенче һәм өченче урыннар 4 нче һәм 34 нче балалар бакчасыннан Алинә Ибраһимова белән Ралинә Каюмовага бирелде. Калган катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңүче булдылар.

 

Фото: "Әлмәт хәбәрләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса