Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби премиягә кандидатлар
Язучы Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия - әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге казанышлар өчен 1994 елдан ел саен бирелә торган, Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты карары белән булдырылган Әлмәт муниципаль районы һәм шәһәре премиясе.
Премия татар һәм Татарстандагы башка милләтләрнең телен, әдәбиятын, музыкасын, публицистикасын, театрын, рәсем сәнгатен, мәдәниятен үстерү, ха-лыклар дуслыгын ныгытуны максат итеп куя.
Быел өч номинациядә премиягә өч кеше һәм бер коллектив дәгъва итә. Әдәбият номинациясендә кандидатлар күрсәтелмәде.
«Журналистика һәм публицистика» номинация-сендә - Эльвира Фәрит кызы Харрасова, журналист, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, фоторәссам, Ризаэддин Фәхреддин мирасын рус теленә тәрҗемә итә. Татарстан Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге тәкъдим итә.
«Сәнгать» номинация-сендә (музыка, рәсем сәнгате, театр, хореография) - «Әлмәт» милли-мәдәни үзәгенең «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбле. Җитәкчесе - Нуриева Фәридә Сәит кызы. «Әлмәт» милли-мәдәни үзәге тәкъдим итә.
«Җәмәгать һәм агарту эшчәнлеге» номинация-сендә - Гөлия Нәбиулла кызы Җамалиева, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы әгъзасы, «Туган як» төбәкне өйрәнү клубы әгъзасы. Бөтендөнья Татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе тәкъдим итә.
Лилия Кәшиф кызы Мирвәлиева - 2 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Әлмәт шәһәре һәм районы мәгариф идарәсе тәкъдим итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа