Туган як тарихын язучылар фикер алышты
Соңгы елларда җирлекләр тарихын өйрәнүгә, үткәннәребезне барлауга шактый игътибар бирелә башлады.
Һәр районның, авылның үз һәвәскәр тарихчылары, төбәкчеләре барлыкка килде.
Тарихыбызны, мирасыбызны югалтмау һәм киләчәк буыннарга саклап калдыру өстендә зур эш алып барыла. Шулай да милләтебезнең әле өйрәнмәгән катламнары җитәрлек. Үткән җомгада «Иске Әлмәт» Мәдәният йортында узган фәнни-гамәли конференциядә тарихи-мәдәни мирасны барлауга кагылышлы эшлекле сөйләшү, фикер алышу булды. Чара «Татнефть» Хәйрия фонды ярдәме бе-лән Бөтендөнья татар конгрессы, С. Сөләйманова исемендәге үзәк китапханә һәм Әлмәтнең «Туган як» клубы тарафыннан оештырылды.
Чараның рәсми өлеше башланганчы конферен-циядә катнашучылар үзара сөйләшеп, иҗади планнары белән уртаклашып алдылар, урнаштырылган күргәзмәләрнең эчтәлегенә бәя бирделәр. Архивлар, музейлар, китапханәләр белән элемтәдә торып, эзләнүләр алып барып, бөртекләп тарихи мәгълүматлар туплаган шәхесләр белән очрашу үзенә күрә зур бер әһәмияткә ия. Мисал өчен, «Туган җир» журналының баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков төбәк тарихына багышланган һәрбер фәнни-гамәли конференциянең дә үзенә күрә кыйммәтле булуын ассызыклады.
- Әлмәттә оештырылган бу очрашуның төп максаты - төбәкчеләрне туплау, чөнки алдагы елда без Россия буенча төбәк тарихчылары җәмгыятен төзергә уйлыйбыз. Ә моның өчен төбәк филиаллары булырга тиеш. Әлмәт төбәкчеләре эшчәнлеген мин аеруча югары бәяләр идем. Биредә үз эшләренә тугры булган шәхесләр берләшкән, шуңа күрә дә яңадан-яңа хезмәтләр барлыкка килүенә өметем зур, - диде Дамир әфәнде. Конференциядәге чыгышында исә ул төбәк тарихын өйрәнгәндә яңа төр чыганаклар куллану турында сөйләде. Аның фикеренчә, төбәк тарихларын өйрәнүдә дастаннар ярдәм итә ала. Дамир Исхаков «Түләк һәм Сусылу», «Ак Күбәк» дастаннарына аерым тукталып узды.
Ризаэддин Фәхреддин музее директоры Диләрә Гыймранова исә төбәкчеләр конференциясенең ел саен республиканың төрле төбәкләрендә уздырылып килүенә басым ясады.
- Быел конференция Әлмәттә уза. Биредә төрле районнардан - Азнакай, Сарман, Яңа Чишмә районнарыннан килгән төбәкчеләр дә үзләренең хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Һәвәскәрләрнең эшчәнлеге галимнәр өчен дә бик кызыклы һәм файдалы. Һәр халык үз динен, телен, тарихын һәм яңалыкларын белергә тиеш. Мин үзем исә музей төзелү тарихы турында сөйләячәкмен, - диде ул.
Зәрия Хәбипова үзе җитәкләгән «Туган як» клубы эшчәнлеге белән таныштырып узды, «Әлмәт энциклопедиясе»нә 2016-2019 елларда материаллар туплау тарихы турында эзлекле итеп журналист Эльвира Харрасова сөйләде. Онлайн-энциклопедиянең уңайлылыгын тарих фән-нәре докторы Әлфия Галлә-мова билгеләп узды. Дамир Таҗиның Әлмәттә мәчетләр төзелү тарихы да кызыксыну уятты. Габ-дерәхим Утыз Имәнинең эшчәнлеге һәм төбәгебездәге нәсел кардәшләре турында Әлфия Ямаева бик кызык-лы мәгълүматлар җиткерде. Конференция дәвамында «Минем шәҗәрәм», «Шарлама авылы тарихы», «Әдәби марафон - туган тел сакчысы», «Бертуган Туйкиннар эшчәнлеге», «Төбәгебезнең табигатен саклау һәм экологик тәрбия бирү» кебек кызыклы темалар күтәреп чыгылды. Фәнни-гамәли конференция резолюция кабул итү белән тәмамланды.
Әйе, үзләренең вакытлары белән исәпләшмичә һәм көчләрен кызганмыйча үткәннәрне барлауда зур хезмәт куйган һәрбер шәхеснең эшчәнлеге бүген мактауга лаек. Туган якны өйрәнү кебек әһәмиятле эшне үз җилкәләренә салып алып баручыларның барысына да алга таба нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлар теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа