«Халыкка дәрсе гыйбрәттер...»
Әлмәт татар дәүләт драма театрында март азагында «Ана җыры» спектакле премьерасы узды.
Туган телнең кирәклеге, аңа булган мәхәббәт спектакльнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылып бара. Мин дә әлеге тема уңаеннан фикерләремне газета укучыларга җиткерергә булдым.
Иң элек спектакльнең кыс-кача эчтәлегенә тукталып узам. Өч яшьлек улы белән 1993 елда поездда барганда әни кеше бер тукталышта телефон-автоматтан шалтыратырга дип төшә һәм кабат поездга утырырга өлгерми кала. Шулай итеп татар малае Рахман балалар йортына эләгә. Анда аны русча исем белән - Роман дип атыйлар. Әмма Рахман әнисе җырларга яраткан татар җырының көен үсә төшкәч тә һич онытмый. Нәкъ ме-нә шушы көй һәм татар җырларына тартылу аны армия хезмәтендә булган ерак Читадан Казанга тартып китерә. Озак эзләнүләрдән соң, ниһаять, биредә ул үз ата-анасын таба.
Төп рольне Айгиз Фәт-тахов башкарды. Спектакль азагында исем-фамилиясен ишетүгә, шыгрым тулы залның көчле алкышларга күмелүе аның рольне искиткеч оста башкаруына дәлил иде. Рахманның үз әтисе улына бер яшь чагында гаиләсеннән китә, алимент та түләми. Күп еллардан соң егет эзләп тапкан әти кеше икенче хатыны белән яшәүче, эчкече, бәхетсез бер адәм булып чыга. Аның урыслашкан татар хатыны Рахманны төксе генә каршы ала, хәтта чәйгә дә чакырмый.
Рахманның үз әтисе дә, аны тәрбиягә алган гаилә башлыгы да булып уйнаган Илсур Хәертдинов, аның хатыны Ләйсән Заһидуллина, егетнең армия тормышын-нан иптәшләре Рифат Әх-мәдиев, Рамазан Йосыпов, офицер ролендәге Айзил Фазлыев, Рахманның әнисе - Сиринә Мифтахова һәм аның өч яшьлек улы, Рахманның күршесе Эдуард Латыйпов, «бөек» шагыйрьне уйнаган режиссер Ильяс Гәрәев - барысы да үз образларына оста кереп, рольләрен тел-теш тидергесез итеп башкардылар.
Спектакль минем күңелне нәрсәсе белән яулады соң? Анда туган телне ярату, һәр кеше өчен туган телнең һәм милли мәдәниятнең кирәклеге, зур шәһәрләрдә, беренче чиратта Казанда татарларның зур тизлектә урыслашуы турында сүз бара. Бу - Казанда Рахман белән урыс телендә генә аралашучы, нәсел-тамырларын югалтып, эчкечегә әйләнә баручы хезмәттәше дә, Рах-манның әтисенең урыслашкан хатыны да. Читадан Казанга килгәч, Рахман үтеп баручыларга туган телендә дәшеп карый, әмма тегеләре урысча гына җавап кайтаралар. Зөлфәт Хәким бу тенденцияне бик төгәл тотып алган. Шәхсән миңа да ул бик яхшы таныш. Вакытында танылган язучылар, драматурглар, мәдәният әһелләре булган күп кенә кешеләрнең нәсел дәвамчылары белән таныш мин. Әмма аларның нибары икесе генә минем белән татар телендә сөйләште. Иң беренче чиратта - Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия, ул хәтта «Династия» клубында да әтисе турында бары тик туган телендә генә сөйләде. Икенчесе - Нури Арсланның улы музыкант Илдар Арсланов. Калганнар исә барысы да русча гына сөйләштеләр һәм чыгыш ясадылар. Нигә? Чөнки болай җиңелрәк, чөнки тирә-юньдә барысы да рус телендә сөйләшә ич. Әкренләп туган тел онытыла, хәтта фи-керләү дә туган телдә түгел. Моны үз үрнәгемдә раслый алам. Мин танылган татар язучысының улы, җиде яшькә кадәр авылда яшәп, татарча гына сөйләштем. Әлмәткә күчкәндә русча бер сүз дә белми идем. Әмма башлангычтан ук рус мәктәбендә отличник булдым. Өйдә без татарча сөйләшә идек, ә ишегалдында, мәктәптә, институтта, армиядә, заводта - бары русча гына. Хәтта үз гаиләмдә дә тормыш иптәшем Саҗидә, балалар белән русча аралаштык. Кызганычка каршы, әти-әни безне гаиләдә туган телдә аралашырга мәҗбүр итмәде шул. 1994 елда әти бакыйлыкка күчте. Туган тел тора-бара бөтенләй онытылды. Хәтта кешеләр татарча эндәшкәндә дә мин русча җавап кайтара идем. Фикерләү дә үзгәрде. Хәтеремдә, ун еллар чамасы, бәлки күбрәктер дә элек Ленин мәйданыннан узганда драмтеатрның афишасына күз төште - «Балакаем» дип язылган. Мин моны русча итеп, икенче иҗегенә басым ясап укыдым. Татарчага тәрҗемә иткәндә такылдау дигән мәгънә килеп чыга. «Нәрсәгә мактаналар? Такылдау аларның һөнәре бит инде», - дип уйлап та куйдым әле хәтта. Берәр ай узгач кына сүзне соңгы иҗегенә басым ясап укырга кирәклегенә, аның «минем балам» дигәнне аңлатканына төшендем. Мием бит русча уйлаган!
Әмма мин туган телемә кайта алдым. 50 елга сузылган өзеклектән соң әйләнеп кайткан туган авылым Яңа Кенәрдә әтиемә багышланган әдәби кичә борылыш мизгеле булгандыр. 80 яшьне узган авыл әбиләре әти-әнием турында сөйләделәр, ә мин шаккатып утырдым - күпме еллар узган, ә алар барысын да хәтерлиләр! Һәм менә миңа сүз бирделәр. Каушап калдым, татар телендә «бик сай йөзгәнемне» әйтергә туры килде. «Безгә русча да ярый!» - диделәр әбиләр. Тик мин туган авылымда алар алдында мәсхәрәгә калмаска тырыштым. Бик авыр булса да, туган телемдә чыгыш ясадым. Бу яктан миңа укытучым Венера Нәҗиповна белән Фикус Хәсәновичларның йогынтысы зур булды. Шулай ук әтиемнең юбилеена китап әзерләгән вакытта архивта эшләүнең дә ярдәме булгандыр. Өстәвенә ике ел элек Саҗидә мине драмтеатр-га спектакльләргә йөрергә күндерде. Менә шулай итеп бүген инде мин татарлар белән бары туган телдә генә аралашам. Һәм моннан зур канәгатьләнү алам. Мием дә туган телдә «эшли» башлады. Әле кайвакыт руслар белән дә татарчага күчеп киткәлим. Тик менә язуым гына русча, чөнки кагыйдәләрне бик белмим, шуңа хаталар җибәрүдән куркам.
Бигрәк тә шәһәрләрдә татарларның урыслашу тенденциясен үзгәртү өчен, мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри өйрәнүне кире кайтарырга кирәк. Әмма Энгель Фәттахов вакытындагыча, барлык балаларны грамматика кагыйдәләрен өйрәнергә мәҗбүр итеп түгел.
Ул вакытта башка милләт түгел, хәтта татар ата-ана да баласына өй биремнәрен үтәргә ярдәм итә алмый интекте. Балаларга сөйләм телен өйрәтергә кирәк, өстәвенә, моны мавыктырырлык итеп, мисаллар белән, артыгын таләп итмичә эшләргә. Әмма бу - сөйләшү өчен башка тема.
Рөстәм Төхвәтуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа