Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Без икебез бер җыр языйк әле...

Менә ул тыйнак кына елмаеп, баянын кочагына ала. Күзләрендә әйтеп аңлата алмаслык якты сагыш, моң, самимилек... Икенчесе исә шаян елмаеп иҗат турында сөйли. Эшлекле, җитди кыяфәт белән иҗат итә...

Экраннан һәр икесе зал тулып утырган тамашачысына карый. Бөтен театрда, алай гына да түгел, тамашачылар җанында алар рухы яши иде. Алар - шагыйрь Нур Әхмәдиев һәм композитор Рәис Нәгыймов.

Иҗат сөюче әлмәтлеләр 20 апрель көнне хәтер яңартты. Әлмәт татар дәүләт драма театрында әлеге ике шәхеснең иҗатына багышланган «Без икебез бер җыр языйк әле» дип исемләнгән искә алу кичәсе тамашачыларны бер учка җыйды (идея авторы Ф. Исмәгыйлева, режиссеры һәм сценарий авторы И. Гәрәев, алып барды Д. Хөснетдинов). Чөнки сәхнәдән агылган моң, яңгыраган һәр шигырь, һәр сүз, истәлекләр тулысы белән ике бөек шәхесне ачты.

Моннан ике ел элек Әлмәт театры бинасында «Татар зыялылары клубы»ның беренче утырышында театр директоры Фәридә Исмәгыйлева Рәис Нәгыймовны искә алу кичәсе уздырырга кирәк ди-гән фикер әйткән иде. Нур Әхмәдиевне соңгы юлга озатканнан соң әлеге теләк тагын да ныгый. Һәм менә, икесен берләштереп, зур бер сагышлы бәйрәм узды.

Әйе, әлеге ике шәхес нефтьчеләр башкаласын җыр сәнгате ягыннан таныттылар. Икесе бергә иҗат иткән җырлар гына да егермедән артып китә.

Инсаф, Розалия, Валентина, Илфат Исламовлар, Фәридә Исмәгыйлева, Лениз Ризатдинов, Рәилә Маннанова, Роберт Андреев, Зиннур Сафиуллин, Нәфисә Сабирҗанова исемнәре нәкъ менә алар иҗат иткән җырлар аша халыкка танылды. Әлеге кичәнең дә төп бизәге алар иде.

- Кая гына барсак та, безне «парлы чыршылар» килгән дип каршылыйлар. Нур абыйның әлеге җыры безне халыкка танытты, - диделәр «Фәридә-Алсу» дуэты кызлары.

Нур Әхмәдиевнең юморга оста теле, хисләр дөньясына бай шигърияте, һәрбер хәлдән чыга белү сәләте, Рәис Нәгыймовның тирән мелизмнар белән сугарылган көй-моңнары, ихласлыгы, кешеләргә карата игътибары театр артистлары Раушан Мөхәммәтҗанов, Айрат Мифтахов, Алмаз Шаһимәрданов, Рамазан Йосыпов, Айгиз Фәттахов, Фаил Сафиуллин, Алсу Сибгатуллиналарның, һәр җырчының чыгышында сизелеп торды.

Рәис Нәгыймовның коллегалары, бүген аның исемен йөртүче музыка мәктәбе коллективы искә алу чарасының йөзек кашы иде. Алар остазларының җан җылысын тамашачыларга ишеттерделәр.

Якты истәлекләр белән уртаклашырга Казаннан Татарстан Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге җитәкчесе, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, якташлары - Азнакай һәм Актаныш районнары вәкилләре, якыннары Венера Әхмәдиева, балалары, оныклары, иҗатташлары, Г. Тукай исе-мендәге Дәүләт премиясе лауреатлары Клара Булатова, Фоат Садриев, язучылар, җыр сөючеләр килгән иде.

Кичә 4 сәгатькә якын сузылса да, тамаша бер тында барды. Һәркем Рә-ис Нәгыймов һәм Нур Әхмәдиевнең эчке сагыш белән сугарылган тирән моңын, җан җылысын тоеп утырды. Әйе, берәү дә мәңгелеккә килми. Ләкин алар ядкарь булып калырлык җырлар калдырып киттеләр.

 

 

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса