Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әле дә өзгәләнәсең: «Йоклап яту һаман да...»

Күңел Тукайга кайта. Ул бүген дә әдәбиятның алгы сафында баруын дәвам итә, бүген дә милли аң үсешенең юлбашчысы булып кала. Клара Булатова

      И Ходаем! Фани дөньяларда

      Ил чуалган чакта,

Сыгыныр-сыеныр өчен кеше җаны

Төрле якка тарта.

 

Кайсынадыр өмет-терәк булган

Диннәр тора сакта.

Кемдер табыш эзли беркатлыдан,

Шарлатаннар арта.

 

Кемдер тыштан изге битлек кигән,

Эчтән аза гына...

Шайтан туе гасыр башы белән

Гасыр азагында.

 

Рәфкать Шаһиев

      Сакла, диләр, туган телне,

Сакла, алып китмәсеннәр.

Алып китеп берәр җирдә

Башын харап итмәсеннәр.

 

Саклап кына торып булмый,

Эш йөртергә туган телдә.

Кулланмасаң, коралны да

Тутык каплый өч-дүрт көндә.

 

Белемне бит биргән саен

Артып кына бара, диләр.

Туган телне киң кулланыйк,

Өйрәнсеннәр башка илләр.

 

Сакланыр ул шул чагында -

Дәүләт теле итеп йөртик.

Өйдә саклыйк, өйрәник дип,

Почмак якка куып кертмик!

Башкалар да сокланырлык

Йөзек кашы итеп йөртик!

 

Рәмзия Габделхакова

  Көчебездән безне танырлар!

 

Ни файда соң учка зарланудан,

«Югалабыз...» - диеп елаудан?!

Яшим! - дигән милләт кенә яши,

Теләк, ният кирәк иң алдан!

 

Таяныч бул татар кардәшеңә,

Үстер хет бер татар баласын!

Әби-бабайларын танысын ул,

Үз халкының рухын аңласын!

 

Туган телгә урын бирсәк түрдән,

Нык-сәламәт булса тамырлар,

Төсебездән түгел, эшебездән,

Көчебездән безне танырлар!

 

Таһир Шәмсуаров

Апрельгә

 

Яратмыйча яшәү мөмкинмени

Сагындырып килгән бу айны.

Рәхмәт укый халкым, апрель, сиңа,

Биргән өчен бөек Тукайны!

Сыерчыклар кайта оясына,

Урман матурлыгын күр әле.

Наратлыкта, әнә, учак ягып,

Былтыр дустын көтә Шүрәле!

 

Ә елгада имән басма әзер,

Гөлләр бизи аның бар ягын.

Су анасы быел малайларга

Бүләк итәр алтын тарагын!

 

Тәүлек буе илһам күңелләрдә,

Шигырь сөя татар, Тукай, бел.

Йөрәкләрдән-йөрәкләргә күчеп,

Мәңгелеккә атлый  «Туган тел».

 

«Тәфтиләү»ләр, «Әллүки»ләр исән,

Юк, тынмады тальян гармуннар.

Ана телен рухи кояш иткән,

Гасырлардан килгән халкым бар!

 

Яратмыйча яшәп кара менә

«Пар ат»ларда килгән бу айны.

Рәхмәт укый халкым, апрель, сиңа,

Биргән өчен бөек Тукайны!

 

Зөфәр Дәүләтов

Моңлы саз

 

     И, мөкатдәс, моңлы сазым,

 Уйнадың син ник бик аз?

                                                                Г. Тукай

И, татарның моңлы сазы,

Уйнадың син ник бик аз?

Кояшың иртә баеды,

Яшәргә иде бераз.

 

Сазым сына дип сызландың,

Авыр иде заман да.

Әле дә өзгәләнәсең:

«Йоклап яту һаман да.

 

Җыенамын, китәм инде,

Калдырып сезгә назым.

Өшәнгәндә татар җаны,

Әле моңаймас сазым».

 

Тормагандыр бу югалту

Ул чор өчен чүпкә дә.

Шуңа һаман җирси күңел,

Үкенечтә, үпкәдә.

 

Бер гасыр яшәлде менә,

Башларны түбән иеп.

Юатма берүк, Клячкин,

Ризыгы беткән диеп.

 

Тәңренең рәхмәте булып

Бер ым килә, бу кайдан?

Якты сагыш кайдан булсын,

Ул бит газиз Тукайдан!

 

Минзифа Әхмәтшина

Тукай

 

Бәйрәм бүген! Бөек татар улы

Габдулла туган көн дөньяга.

Һәйкәле дә нурлар сибеп тора,

Аңа халык, Туган ил бага.

Шигырь белән әйткән, туры әйткән,

Чыбыркылап суккан шигырьдә.

Саллы оеткысын онтылмаслык

Итеп салган килер гомергә.

 

«Әллүки»ен, «Тәфтиләү»ен җырлап,

Өйрәттек без кыз вә улларны.

«Туган тел»е бишек җыры булды,

Дәртле гимны булды елларның.

 

«Туган тел» - ул телгә мәдхиядер,

Аягүрә басып җырлыйбыз.

Телебез дә, илебез дә яшәр,

Иң бәхетле халык - без, дибез!

 

Әкияти Кырлай урманында

Шүрәлеләр әле дә  яшидер.

Халкы киләчәген оста итеп

Әйтә алган Тукай - бердәнбер!

 

Зинаида Захарова

Тукайны укыгыз

 

Укый-укый ача барам аны,

Эшләрем дә китә уңайга.

Күңелдәге бик күп сорауларга

Җавап эзләп киләм Тукайга.

 

Күрсәтә ул - бай хәзинә булган

Халкым йөрәгенә юл кайдан?

Заманабыз куйган сорауларга

Җавап эзләп табам Тукайдан.

 

Җавап кына табып калмыйм әле,

Җәүһәрләре илһам, дәрт бирә.

Үгете дә нотык түгел аның,

Иптәшләрчә бер киңәш кенә.

 

«Милләтеңә хыянәт итә күрмә!» -

Бу - Тукайның безгә таләбе.

Авыр вакытларда татарыма

Кирәк бөек шагыйрь ярдәме.

 

Нәфисә Сабирҗанова

Өр-яңадан яши башла

 

Гомер үтә аккан судай, дисең,

Искән җилдәй, дисең уфтанып.

Балаларга карап: «Гел мин бу!» - дип,

Уйланасың, үзеңне танып.

 

Картлык килә, диеп кайгырма син,

Яшьлек үтә, диеп моңайма.

Бәхетлерәк булсын алдагысы -

Узган гомер узган болай да.

 

Син утырткан агач - урман кадәр,

Син төзегән йортлар берничә.

Балаларың үскән, бурыч беткән,

Яшә хәзер кайгы белмичә.

 

Әйтелмичә калган, дисең, сүзләр,

Изге эшкә вакыт җитмәгән...

Сәбәп эзләгәнче, өр-яңадан

Яши башла, гомер үтмәгән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса