Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ике авылга - уртак бәйрәм

Сабантуйлар дәвам итә. Узган ялларда Габдрахман һәм Тайсуган авылларында хезмәт батырларын хөрмәтләделәр.

Кояшлы, матур бәйрәм кунакларга күңелле ат чабышлары һәм җырлы тамаша белән истә калачак.

Авыл тормышы инде күпчелек авыл кешесе өчен үткәннәрдә калган тарихи мизгел булса да, бүген дә алдынгылар рәтендә булган «Ярыш» хуҗалыгы традицияләре биредә әле дә булса үтәлә. Шуңа күрә мәйдан түрендә иң башта хуҗалык алдынгыларын бүләкләделәр - халык үз геройларын белергә тиеш.

- Бер елдан артык инде яңа инвестор белән эшлибез. Үз юнәлешебезне алыштырып, элиталы сортлы орлыклар җитештерү белән шөгыльләнәбез. Егетләребез 3700 гектар чәчүлек җир-ләрен эшкәртәләр, берничә кат йөрүне исәпкә алсак, бу язда гына да 9 мең гектардан артык мәйданны сукалап, тырмалап, чәчеп, эшкәртеп чыктылар дигән сүз. Әле эш җәй буе дәвам итәчәк. Ел матур килде, яхшы уңышка өмет тотып эшлибез. Коллективыбыздагы һәркемгә исәнлек-саулык, гаилә иминлеге телим. Дөньялар тыныч булсын, - ди хуҗалык директоры Равил Шәяхмәтов.

Сабантуй күрке - ат чабышлары. Аның өчен биредә махсус мәйдан төзелгән. Көч сынашкан юртакларның күпчелеге Тайсуган авылы хуҗалыгында үрчетелә. Шулай итеп үткәндә кала язган бабаларыбыз кәсебен яңартуга да йөз тоталар биредә. Моннан тыш ярышларда үзенең татар токымы атлары белән дан тоткан күршеләребез дә килгән иде. «Алмакай» фермасының җитәкчесе Фәрид Нәбиуллин сүзләренчә, ат кәсебен торгызу - милләтебезне торгызуга тиң.

- Атларны республикабызда бик күпләр үрчетә. Кайсы өлкәдә дә күтәрелеш чоры, аска тәгәрәгән вакытлар булган кебек, атчылык фермалары да торгызылу куанычлы күренеш. Өстәвенә, халык ат чабышларын бик ярата бездә. Биредәге егетләр белән бергәләп эшлибез, ярышларда да очрашабыз, - ди Фәрид Нәбиуллин.

Татарстан нефтьчеләре канат астында үсеш алган әлеге авылларда милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап, киләчәк буынга тапшыруга күп көч куела.

Быел да Тәхаветдинов һәм Җәләевләр гаиләләре бәйрәмне истә калырлык итәргә тырышканнар: мәйданны тамаша кылырга теләүчеләр өчен кояштан ышыкланырлык зонаны өр-яңадан эшләгәннәр. Күңел ачу программасын да җентекләп әзерләгәннәр - җирле җырчылар, бию коллективлары белән беррәттән  авылдашларының бәйрәмнәрен бизәргә дип Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловны да чакырганнар.

Фәһимә апа Габдрахманда туып-үсеп, гомерен колхозда эшләп уздырган. Сабантуй бәйрәме аның 90 яшьлек гомер бәйрәме белән туры килгән. Бүгенге Сабантуйлар элеккеләреннән аерылса да, үзе яшь чактагы Сабантуйларны сагынып искә ала ул.

- Гомер буе үзешчән артист булып йөрдем мин, кызым. Җырладым да, биедем дә, спектаклендә дә уйнадым. Безнең вакытта бу кадәр үк кәттә булмаса да, бер дә кимен куймадык. Шулай да бик күңелле, карап чагыштырып утырам да, яшьлеккә кайтып килгән күк булдым, - ди Фәһимә апа Гафиятуллина.

Мәйдан бу көнне гөрләп торды - берәүләр көянтә-чиләк асып су ташыды, икенчеләре авыш колгага менде, өченчеләре гер күтәрде, кул көрәштерде. Спортта данлы булган Тайсуган һәм Габдрахман халкы авылдашларына көч биреп, дәртләндереп тордылар. Күркәм гадәт буенча, Сабантуйның иң кызу өлеше мәйдан батырын билгеләү булды. Аңа төрле үлчәү авырлыгында җиңүчеләр дәгъва кыла. Шулай да баш батыр берәү була. Быел ул исемне Кама-Елга авылыннан Рәсим Шириев яулады.

 

Рәдифә Ногманова

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса