«Кырык көндә сигез килога ябыктым...»
Әлмәт татар дәүләт драма театрын бүген чит республикаларда, чит илләрдә дә яхшы беләләр.
Бу - актерларның югары ки-мәлдә иҗат итәргә сәләтле икәннәрен, бербөтен команда булып эшли белүләрен дәлилли. Театр коллективы әле яңа гына «Җил артыннан» спектакле белән Грозный каласыннан кайткан иде. Шул уңайдан без театр директорының үсеш буенча урынбасары, әдәби бүлек мөдире Ләйләгөл Минаева һәм артист Айрат Мифтахов белән сөйләштек.
- Чечняда да безнең икенче чыгыш ясавыбыз (2019 елда театр «Әҗәлгә дару бар диләр...» исемле фарс белән катнашкан иде беренче фестивальдә). Шуңа күрә фестиваль контекстын, тамашачыны күзаллап бардык. Бөтенроссия «Федерация» милли театрлар фестивале директоры Һава Әхмәтова билгеләгәнчә, Советлар Союзы вакытында Чечняда театраль тамашачы булган.
Ә спектакльгә килгәндә, һәр җирдә дулкынлану, бераз курку була. Бу юлы да шулайрак башланган иде, Аллаһка мең шөкер, «Җил артыннан» спектаклен «Браво!» дип алкышладылар. Татар театры уйнавын ишетеп, Әстерханнан милләттәшебез дә килгән иде, - ди Ләйләгөл ханым.
- Куркып барган идем. Чөнки без үзебезнең мәдәниятне, тарихны түгел, ә чит милләт-некен күрсәтәбез. Аңларлармы дигән уй борчыды. Аңладылар һәм бик җылы кабул иттеләр, - ди Айрат Мифтахов та. - Роль өчен махсус ябыктым. Үземнең театрыма бик рәхмәтле. Артист буларак мине шушы спектакль танытты.
Кичә Әлмәт театры артистларын Шәрык клубының яңа форматтагы «Көтеп алган кунакларга көтелмәгән сораулар» дип аталган чарасында Казан алкышлады. Анда Динар Хөснетдинов, Резедә Хәертдинова, Ләйсән Заһидуллина, Эльмир Нургалиевлар чакырулы иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа