Камил өчен камиллекнең чиге юк
Әлмәт татар дәүләт драма театрында сокландыргыч иҗат юлы узган дистәләгән артистлар арасында Камил Мөхәммәтшакир улы Вәлиевнең кабатланмас үз юлы бар. Ул юл әллә кайдан балкып, башкаларны үзенә дәшеп, чакырып тора.
Театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк ул үз йөзен булдырган, үз тамашачысын тапкан актер.
Камил Вәлиев сәхнәгә чыкса, залга яктылык, җылылык иңә. Тамашачы рәхәт бер дулкынга чума. Уйнаган рольләре тормышчан, эчкерсез һәм бик табигый. Ул, гомумән, уйнамый, шул герой буларак яши белә. Тулысы белән аңа әверелә. Әйе, аның рольләренә табигыйлек, чынлык хас. Бәлки бу Камил Вәлиевнең һәрвакыт табигатьтә булуыннан, шуннан илһам, энергия, яшьлек дәрте алуыннан киләдер.
Мин аның «Ай тотылган төндә»ге (М. Кәрим) Акъегет, «Козы-көрпеш һәм Баян-сылу»дагы (Г. Мөсрепов) Козы, «Бай һәм хезмәтче»дәге (Х. Ниязи) Гафур чакларын күрмәдем. Ә менә Мирзанур (Т. Миңнуллин, «Ай булмаса, йолдыз бар») һәм Райманны (Р. Мингалим, «Өченче бүлмәдә эт яши»), аннан соңгыларын яхшы хәтерлим. Мин генәме икән?! Ул гомер биреп, тамашачы каршына чыгарган Мирзануры гына да ни тора! «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакле куелганга инде 45 ел вакыт узды. Аңа әле хәзер дә Мирзанур дип дәшүчеләр бар. Бу күп нәрсә турында сөйли. Чөнки анда тормышчан дөреслек, ышандыру көче.
1960-1970 елларда Әл-мәт татар дәүләт драма театры күтәрелеш чоры кичерә. Татар, рус һәм дөнья классикларының әсәрләре, шул чор драматургиясе сәхнәгә менә. Аларны исә үз эшләренә фанатларча бирелгән режиссерлар Габдулла ага Йосыпов, аннан соңрак Гали Хөсәеновлар куя. Бай репертуар барлыкка килә. Минзәлә театрыннан Габдулла Йосыпов оештырган курсларга укырга килгән егетне Әлмәт үзеннән җибәрми. Чөнки инде Минзәлә театрына килеп төшүгә үк «театрга «герой» алганнармы?», «театрга «герой» килгән» дигән сүзләрне ишетә. Күкрәктән чыккан бәрхет тавыш, искиткеч буй-сын, ир-егетләрнең сирәгенә эләгә торган чибәрлек. Әзер мәхәббәт герое. Мондый егетләр театр өчен зур табыш, әлбәттә. Әлмәттә исә яше-карты егетне калырга кыстыйлар. Һәм ул кала. Камил Вәлиев ул елларны җылы хисләр, актерларга зур хөрмәт белән искә ала: үзенә карата игътибар, яхшы мөнәсәбәт. Чөнки чибәр егетне өлкән артисткалар бер-берләреннән качырып кына тәмле ризыклар белән дә сыйлыйлар хәтта.
Ул вакытта героиняларны чибәр Луиза Солтанова гәүдәләндерә. Хәзер булса «театрның йолдызы» диярләр иде. Тик ул чор өчен «йолдыз» термины әле хас булмый. Алар икәү гашыйкларны уйныйлар. Сәхнә мәхәббәте тормыш мәхәббәтенә әйләнгән дисәм, бу бәлки дөреслеккә тулысынча туры килмәс. Чөнки сәхнәдә мәхәббәт «уйнау» белән генә эш төгәлләнми. Язмыш сынаулары аша узып, тормыш ваклыкларыннан өстен булып калу өчен аңа нәкъ менә Луиза Солтанова кирәк була. Аларның мәхәббәтләре бер-берләренә булган ышаныч, ихтирам, ярату үрнәге булып тора. Ике уллары моңа дәлил.
Мәхәббәт геройларын уйнап танылган кайбер артистлар өлкәннәр роленә бик авырлык белән күчә-ләр. Кереп китә алмыйча бик интеккәннәре дә була. Шактый озак еллар мәхәббәт геройларын уйнаганнан соң, режиссер Камил Вәлиевкә М. Әблиевнең «Шәмсекамәр»ендә Юныс карт ролен бирә. Артист картлар образына да шактый җиңел керә. Моңа артистның күзәтүчәнлеге, тормышны тоя белүе ярдәм итә. Т. Миңнуллинның «Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясендәге Шәкүрен дә артист кабатланмас итеп башкара. Әлбәт-тә, сөю белән сугарылган тәртипле егетләрдән соң артистның Шәкүргә «алынуы» хәтта башта Туфан Миңнуллинның үзенә дә сәеррәк тоела. Тик спектакльне карагач, автор Камил Вәлиевкә үзенең ихлас рәхмәтен һәм котлавын җиткерә. Чөнки ул шамакайланмыйча, кыланмыйча үз Шәкүрен тудыра.
Табигый талант яши анда. Ул бер генә героен да бармактан суырып тамашачы хозурына чыгармый. Шуңа да ул иҗат иткән геройлар кешене уйланырга мәҗбүр итә. Алга таба аның иҗат палитрасында социаль драматик пландагы геройлар барлыкка килә. Бер-берсенә бөтенләй дә охшамаган образларда тамашачы яраткан артистын башка яктан ача. Беренче очракта артист бик тормышчан итеп, хәтта бернинди көч куймыйча уйный кебек. Аңа хәтта «Сиңа ни җитми соң, Мирзанур?» («Ай булмаса, йолдыз бар») диючеләр дә була. Ә бит шул тормышчан, көчәнми генә башкарган роль артында никадәр йокысыз төннәр, эзләнүләр, борчылулар ята.
Камил Вәлиевнең тагын бер үзенчәлегенә игътибар итми мөмкин түгел. Билгеле булганча, Әлмәт театры шактый еллар авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә милләтебезнең, Тукай әйткәнчә, «йоклаган дәртен» уятып йөри. Әлбәттә инде, авылда кунакханә - «фәлән абыстайлар» йорты. Ә Камил Вәлиевнең һәр авылда үз кунак йорты, аны көтеп торган хуҗалары бар. Һәм ул килгән саен бер үк хуҗаларга фатирга керә. Алар да яраткан артистларын көтеп алалар. Юк, бушка спектакль карау мөмкинлеге биргән өчен генә түгел, ә яратканга.
- Елховойда «Ай булмаса, йолдыз бар»ны уйнадык. Кайтып ашап-эчтек тә яттык. Җәйге иртә, тәрәзәләр ачык. Апаң чынаякларын чайкый да, суны тәрәздән генә бакча якка сибә икән. Шунда спектакльне уйлый-уйлый онытылып китеп, апаебыз самавырны да тәрәздән бакча якка аткан. Бу бит сәнгатьнең көчен, бөеклеген, кешегә тәэсир итүен күрсәтә, - дип елмаеп искә алды ул.
Аның уены шулкадәр ышандыру көченә ия була. Мәхәббәт геройларын уйнаган вакытларда, «Син бу рольләреңне уйнама. Я агулап үтерәләр, я башкача. Чыннан да үлеп китәрсең», дип, аның өчен борчылып сәхнә артына кереп әйтүче тамашачылар да була.
Ул төрле пландагы, төрле характердагы рольләрне бертигез дәрәҗәдә осталык белән башкара. Камил Вәлиев киң диапазонлы артист. Яшьлек кайнарлыгы сүрелә төшкәч иҗат иткән образлары эчкерсезлеге белән аерылып торалар. Ул сәхнәдәге героеның психологиясе тирәнлегенә төшеп, аның мәгънәсен, җанын аңлатырга тырыша. Актер өчен репертуар төрлелеге никадәр мөһим булуы турында әйтеп тә торасы түгел. Алар һәркайсы үзгә, яңача, табигый. Тик һәркайсында Камил Вәлиевкә хас зыялылык, мөлаемлык, ихласлык чагыла. Бәрәкәтле һәм озын иҗат гомерендә 100 гә якын образ башкарылган.
- Тудырган образыңа эчке дөньяң кушылмаса, ул лекция уку гына булып кала. Коры сүз була. Образның ачылышы, уңышның күп өлеше синең партнерыңнан тора, - ди ул. Үзе белән озак еллар парт-нер буларак иҗат иткән Луиза Солтанова, Дамира Кузаева, Роза Салихова, Наилә Нәҗиповаларны искиткеч югары бәяли. Гомумән, ул үзеннән бигрәк үзе белән эшләгән, әле дә эшләүче хезмәттәшләрен мактый, аларның иҗат мөмкин-лекләренә, уңышларына соклана. Ул киң күңелле, итагатьле, кешеләргә карата игътибарлы, дөньяга шәфкать күзлеге аша карый торган шәхес. Ләкин ул кирәк чакта катгый карарлар кабул итәргә, башкаларны, театрны яклап сүз әйтергә, эш башкарырга әзер тора. Шулай булмаса, театрның шактый катлаулы чагында баш режиссер вазифасына алынырга батырчылык итәр идеме? 1997-2004 елларда ул театрны үз кулына ала һәм коллективны таркалудан, югалудан саклап кала. Юк, бу һич тә ниндидер җитәкчелеккә омтылудан түгел, гәрчә кайберәүләр «ул хәзер бит Камил Шакировичка әйләнде» дип төрттерергә тырышсалар да. Ул елларны тамашачы Әлмәт театрын һәм артистларны «Айсылуның айлы кичләре» (И. Абдуллин), «Җанкисәккәем» (Т. Миңнуллин), «Гүргә керер сер иде» (Р. Кинҗәбаев), «Мәхәббәт кошлары» (И. Юмаголов), «Безнең авыл кызлары» (Ф. Садриев), «Җырчы сандугачым» (Г. Исхакова) спектакльләре белән истә калдырды. К. Вәлиев читтән дә режиссерларны чакыра. Бу актерны яңа яктан ачу мөмкинлеге тудыра.
Камил әфәнденең рухи дөньясы искиткеч бай, аның белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырырга мөмкин. Әлбәттә, сүзенең бисмилласы - Туган як. Башкортстанның Туймазы районы Түбән Сәрдек авылында җиде малайлы гаиләдә җиденче малай булып 1942 елның сентябрендә дөньяга аваз сала ул. Туган авыл. Камил абый өчен бүген дә аннан матуррак җир юк. Хәзер дә төшләрендә еш күрә ул үзенең Түбән Сәрдеген.
- И-и-и, син кыз бала булган булсаң, дип әйтә иде әни. Әнинең эштән кайтканын көтә идек. Мин инде идәннәрне дә юам. Әни мактый. Миңа рәхәт. Сәхнә алдына чыгып тамашачыларның рәхмәтен ишетеп ләззәтләнү бәлки шуннан киләдер. Туймазыда яшәүче абый бүген туган нигездә йорт сала. Минем шуңа бик күңелем булды. Ничек тә туган нигезне югалтмаска дигән уй яши иде. Безнең бит бик матур урын. Елга, тау, урман - җан рәхәте. Тынычлык.
Була шундый шәхесләр, аларны еллар агышы да, юллар тузаны, язмыш сынаулары да картайтмый. Бары тик тәҗрибә, затлылык һәм ихласлык өсти. Моның шулай булуының сере табигать белән бербөтен булып яши белүдәдер. Табигатьне, матурлыкны ярата ул. Шуңадыр да, урау юллар аша язмыш аны сәхнәгә алып чыга. Әйе, бу шул үзе, бөтен тормышын Әлмәт театрына багышлаган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, төрки халыкларның «Нәүрүз» фестиваленең «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясе (М. Гыйләҗевнең «Сафиулла» спектаклендә Сафиулла роле өчен, 1998), «Хөрмәт һәм абруй» номинациясендә «Тантана» (2016) респуб-лика театр премиясе, Р. Төхфәтуллин, Д. Кузаева исемендәге премияләр лау-реаты, «Ел актеры» (2008) Камил Вәлиев.
Сигез дистә ел гомер артта калса да, ул бүген дә сәхнәдә. Бүген дә яраткан театрына атлыгып килә, чөнки рольләре, яраткан тамашачысы көтә.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа