Бишмунча казлары Лилияне күрсәтте, Әлмәтне данлады
Халыкка, милләткә хезмәт итә торган аерым һөнәр дә, аңа өйрәтә торган уку йорты да юк. Ул кешедә я була, я юк.
Милләтем дип янып яшәү өчен дипломыңдагы белгечлегең, нинди өлкәдә эшләвең әһәмиятле түгел. Аны яратырга гына кирәк.
Аның атлап йөрүендә үк ныклык, ышаныч сизелеп тора. Үз җиренең чын хуҗасы икәне тышка бәреп чыккан. Туган телем, татар милләтем, тарихым, йолаларым, туган авылым дип җан атып йөрүе тәрбиядән килә торгандыр. Аңа тагын нәселдән килгән уңганлык, эшне ахырына кадәр җиткерү өстәлгәч, бу - Лилия Әкъдәс кызы Купаева була.
Хәзер бит шундый чорда яшибез, кая барганың, нишләгәнең көне-сәгате белән бөтен дөньяга тарала. Мин Лилия ханымның эш-гамәлләрен күптән күзәтеп киләм. Дөресен әйтергә кирәк, ул бик күп эшли, һәм һәр эше авылдашларын, милләттәшләрен, милли йолаларыбызны башкаларга күрсәтүгә юнәлгән. Әйе, кемнәргәдер ул үзен күрсәтә кебек тоеладыр. Алай булса да начар түгел, чөнки күрсәтер, уртаклашыр эше бар. Ә миңа калса, ул эше белән үзенең туган Бишмунчасын, шуның белән Әлмәт районын республика һәм Рәсәй күләмендә таныта. Район эшләмәгән эшне эшләп куя. Үз теләге белән башлап, фикердәшләре яр-дәме белән бергә эшләп, аны халык хозурына чыгаргач, икенче берәүләргә отчет биргәндә күрсәтергә әйбер дә була. Булсын, аның күңеле киң, эше әллә ничә отчетка җитәрлек.
Күптән түгел Лилия ха-нымның ВК төркеменә куйган киенгән-ясанган туй казларының фотосурәтләре берәүне дә битараф калдырмады. Күпләр аны уенчык казлар дип кабул иттеләр башта. Баксаң, алар чып-чын, теп-тере Бишмунча казлары икән. Кирәк бит шулай утырырга.
Лилия ханым Бөтендөнья Татар конгрессы үткәрә торган бәйге турында ишетә дә, «Туй казлары һәм тере казларны милли киемнәргә киендерү» номинациясендә катнашып карарга була. Аның теләк-планнарын фикердәшләре дә куәтләп ала. Чөнки монда сине аңлый, һәр башлангычыңны куәтләп ала торган дуслар, фикердәшләр кирәк.
Әлбәттә, ул беренче чиратта Лилия ханымның гаиләсе, якыннары һәм «Мәдинәкәй» фольклор ансамбле кызлары. Нәтиҗә озак көттерми, Лилия ханымны Мөслимдә узачак рәсәйкүләм «Каз өмәсе»нә чакыралар. Һәм ул - җиңүче. Әлмәт районы җиңүчеләр рәтендә. Эх, районның түрәләре дә күреп бәяләсәләр икән... Ә моны күрер өчен күңел күзе кирәк шул. Маңгай күзенең нәрсә икәнен беләсез.
- Нигез-ләмә белән танышып чыккач, мин башта туй табыны өчен каз бизәү турында уйлап куйдым. Аннан инде, һәр туйга кеше пар каз бизәп килгәч, гадәти әйбер итеп күрдем. Шуннан тере казларны киендереп карарга дигән теләк туды. Фольклор төркемендәге дустым Эльмира Саттарова безнең костюмер да, декоратор да, бик булыша. Мөслимгә дә бергә бардык. Костюмнарны әзерләүгә Эльмира күп көч куйды. Гамәлдән чыккан әйберләрне ташламыйбыз, кирәкләре чыгып тора менә шулай. Бүгенге көнгә әз булса да кәеф өстик дип тырышкан эш иде бусы. Казлар 5 бала тәрбияләп үстерүче Әюповларныкы.
Оясында ни күрсә, очканында шул була, ди татар халкы. Укытучы гаиләсендә үскән кыз оештыру сәләтенә, төрле чараларга сценарийлар язарга әнисеннән өйрәнә. Чөнки заманында мәктәп авылның йөрәге иде. Җырчы, биюче, театр уйнау-чылары да укытучылар иде һәм өлкән сыйныф укучылары.
Әйтми тыңласын, кушмый эшләсен, диләр. Лилия ханым да кемдер кушканны көтеп ятмый. Үзе эзләнә, таба. Үзе өлгермәгәннәрен, күрми калганнарын районның «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Сиринә Җиһаншина әйтеп җибәрә. Башка авылдагы, башка районнардагы фикердәшләре белән аралашып алардан белә.
Авылдашларын яратып яши ул. Үз бәхетен шунда тапканына сөенә, башкалар уңышын күреп рәхәтлек ала. Чөнки ул башкача булдыра алмый. Тәрбиясе, яшәү рәвеше шул аның.
- Безнең чорга бит шулай туры килде, класс белән колхозда калу. Әниең директор булгач (Ландыш Зарипова), ул бит инде икенче төрле. Калу мәҗбүри. Бөтен эштә дә безгә карап тордылар дисәң бик үк дөрес булмас. Ләкин шундый сынау булды инде. Без аның ише бер эшкә дә каршы килергә тиеш түгел идек. Уку йортларын читкә куеп авылда калдык. Ләкин мин бер дә үкенмим. Авылдагы абыйлар, апалар бик нык ярдәм иттеләр безгә. Ул чын тормыш мәктәбе булды.
Лилия ханым кинәнеп, рәхәтлек кичереп авылдашларын сөйли, исемләп-атап һәркайсын рәхмәт сүзләре белән телгә ала. Әйтерсең лә, үзе яраткан әйберләрне сыйпап-иркәләп иң кадерле урынга урнаштыра.
Мөслимнән дә канатланып, зур хыял-планнар белән кайта Лилия ханым. Һәм җан әрнүе белән. Чөнки башка районнарда милләтем дип янып йөрүче хакимияттә утырган түрәләрне күрә ул. Башка районнарның хакимият җитәкчеләре урынбасарлары, белгечләре үзләре оештырып, башлап йөриләр. Барысы бердәм эшли белә. Ә безгә шул җитми. Без яңалык, заманчалык артыннан куып, артка борылып карарга онытабыз кебек.
Кулындагы белгечлек дип-ломы бүгенге эшчәнлегенә турыдан-туры бәйләнмәгән, шулай да... Ул укытучы-психолог, почта хезмәткәре, элемтәче. Әйе, ул бүген үзенең эше белән үткәннән бүгенгегә элемтәләр урнаштыра. Йөрәктән йөрәккә, өлкәннәр күңеленнән яшь-ләр күңеленә җылылык өлә-шә, милләт сагында тора.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа