Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Дөм караңгы яктылыгында, яки...

Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә беренче тапкыр - Лев Толстой.

Ел тәмамланырга санаулы көннәр калганда Әлмәт театры тамашачыларны тагын бер гадәти булмаган премьера белән сөендерде.

Рус классигы Лев Толстой-ның «Дөм» («Власть тьмы») әсәре үз асылын югалтмыйча, заманча яңгырады. Әйе, бу - уйлый, аңлый белә торган тамашачы өчен. Текстның сәхнә вариантын Е. Августеняк һәм Л. Бондарь әзерләгән, спектакльнең режиссеры Л. Бондарь.

Сәхнә дөм караңгы. Син дә әллә ни ерак китмәгән, шул караңгылыкта утырасың. Шул караңгылык эченнән гаилә башлыгы Петр (ТР халык артисты Рафик Таһиров) күренә. Ул авыру, инвалид арбасында гына хәрәкәт итә. Бик бай булса да, авыру хуҗаның кулыннан тормыш дилбегәсе инде ычкынып бара. Сүзенә колак салучылар юк дәрәҗәсендә. Яшь хатыны Анисьяның да (арт. Л. Заһидуллина), хезмәтчесе Никитаның да (арт. Д. Хөс-нетдинов), хәтта, беренче хатыныннан туган олы кызы Акулинаның да (арт. Ләйсән Заһидуллина) исе китми. Бөтенесенең теләге - җиңел генә баю һәм рәхәт тормыш. Шул теләк берсеннән-берсе авыр җинаятьләргә этәрә. Анисья байлыкка хуҗа булырга теләп һәм хезмәтче егет Никитага кызыгып, ирен агулап үтерә. Тик байлык аңа эләкми, Никита хуҗа була. Байлыкка кызыгып, ятимә кыз Маринканы (арт. С. Мифтахова) алдап ташлаган Никитага хәзер Анисья кирәкми. Янәшәсендә муенына сарылырга торган Акулина бар.

 

Әйе, гөнаһка бер бармагыңны тыксаң,
башыңнан чумасың.
Никита да дөм исерек дөньяда, дөм караңгы-лыкка батканнан-бата бара.

 

Атасы Аким картның (арт. А. Шаһимәрданов) сүзе сүз түгел. Атасын тыңлаган - адәм булган, тыңламаган - әрәм булган, дип халык белми әйтмәгән. Аңарда күптән намус та, оят та юк. Бай Никитага хәзер Митрич (арт. Р. Мөхәммәтҗанов) хезмәт итә. Оятсызлык азганнан-аза, гөнаһ базы тирәнәя. Бөтен явызлыкны үз күзләре белән күреп торган Анютка гына (арт. И. Нәбиуллина) чарасызлыктан чабулап йөри. Спектакль Акулинаның Никитадан бала табуы, «ата» кешенең нарасыйны өстенә утырып такта белән сытып үтерүе, әнисе Матрена (арт. Э. Сәйфетдинова) ярдәме белән базга күмүе һәм Акулинаны кияүгә биреп, аңардан котылу белән тәмамлана. Никита тәүбә итә, тик дөм караңгылык таралмый, баз авызы тагын үз корбаннарын көтеп ачык кала.

Сәхнә дөм караңгы, һәм бары тик берничә карт агач төбе һәм яшь килеш корыган агач кәүсәләре. Башка берни дә юк. Рупордан татар һәм рус телләрендә караңгылыкның ничек кешеләрне үзенә суыруы турында заманча стильдә җыру яңгырый. Яктылык бары тик персонажларның хәрәкәтен, эш-гамәлләрен күрсәтү өчен генә хезмәт итә. Режиссер кулланган шартлылык та тамашачыда «монысы нәрсә икән инде?» дигән аңлашылмаучылык тудырмый.

Инде килеп актерлар турында. Әлбәттә, бөтен актерның уены турында язсам, язмам шактый зурга китә. Шуңа да ике актерның гына уенына тукталырга булдым.

Артист Лилия Заһидул-линаның Анисьясы минем өчен чын «бомба» булды. Бик катлаулы образ булуга карамастан, Л. Заһидуллина көчсез, мескен, башсыз, чарасызлыктан явызланган бәхетсез хатын булып яши белде.

 

Ул үзенә карата бер нәфрәт тә тудырмады, ә бары тик кызгану хисләре иде. Үз-үзен тотышы, хәрәкәтләре бары да табигый. Ул күңеленең кайсыдыр бер җирендә кешелек сыйфатлары сакланып калганын да күрсәтә алды.
 

Бу - иренә «порошок» бирү мизгелендә һәм Никита хатыны булып бәйләү бәйләп утыру моменты. Тик ул сыйфат җанның әллә кай төпкелендә. Дөм караңгыда башкалар гына түгел, үзе дә таба алмый. Аның каһкаһәле көлүгә охшаш авазлар чыгаруы да чарасызлык билгесе булып кабул ителә. Яңа туган сабыйны ата кешедән үтерткәндә дә ул балага һәм анага явызлыгыннан түгел, ә Никитага булган нәфрәтеннән эшләгәнен табигый рәвештә күрсәтә алды. Әйтергә кирәк, артистның киң диапазоны, табигый сәләте ярылып ята.

Митрич кечкенә эпизодик роль булуга карамастан, Раушан Мөхәммәтҗанов истә кала торган образ тудыра алган. Сәхнәдә бик аз күренә, сүзләре дә артык күп түгел. Ләкин ул йөзе белән уйный. Сөйләмендә рэп алымнары чалынып китә. Йөреше, хәрәкәте белән дөм караңгыда да күрә торган икәнен, сизгерлеген югалт-маганын күрсәтә алды. Ул спектакльдәге өч аек акыллы кешенең берсе. Ыштанын сатып эчәр дәрәҗәгә җитеп эштән чыкканнан соң тәүбәгә килә алган мәхлук җан буларак истә кала. Аллаһ аның тәүбәсен кабул иткәненә тамашачыны ышандыра алды.

 

Спектакль тәмам.
Тик сәхнәдән караңгылык таралмады. Дөньяга килгән бер гөнаһсыз сабыйны
йоткан баз авызы да ачык калды. Ни кызганыч, Толстой бүген дә актуаль. Сүз дә юк, әле шомартасы яклар да юк түгел.
Кайдадыр җитеп бетмәгән, кайдадыр артып киткән урыннар да бар. Тик кай
яктан гына карасаң да,
уйландыра, уй яндыра
торган сәнгать әсәре туган. «Дөм» карадан якты
тәрәзә уя алганнар безнекеләр.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса