Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт укучысы «Полицейский Дядя Степа» бәйгесендә җиңү яулады

Барлыгы 108 эш сайлап алынган.

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгында «Полицейский Дядя Степа» бөтенроссия балалар иҗаты конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды. Ул Россия полициясенең 305 еллыгына һәм Россия эчке эшләр министрлыгы системасында Россия Федерациясе эчке эшләр органнарының матбугат хезмәтләре һәм иҗтимагый элемтәләр бүлекчәләре оешуга 40 ел тулуга багышланган.

6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 80дән артык катнашучы үз талантларын төрле стильләрдә һәм техникада күрсәтте.

Конкурста авторлык эшләре генә түгел, шулай ук мәктәпкәчә балалар учреждениеләренең, гомуми белем бирү һәм сәнгать мәктәпләренең иҗади коллективлары тарафыннан эшләнгән кул эшләре һәм рәсемнәр дә катнашты.

6 яшьтән 8 яшькә кадәрге категориядә Әлмәттән Митяева Мария 1 нче урынны яулады. 

 

Фото: ТР эчке эшләр министрлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса